Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Эшмәкәрләр ярдәмгә мохтаҗ

Безнең районда эшмәкәрләр ни өчен аз? Эшмәкәрлекне алга таба ничек үстерергә, кайсы юнәлештә эшләү отышлырак? Узган атнада эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү барышында шушы сорауларга бергәләп җавап эзләделәр. Районда барлыгы 726 эшмәкәр исәпләнә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 процентка кимрәк. Шуларның 44 проценты сәүдә белән шөгыльләнә. "Сәүдә...

Безнең районда эшмәкәрләр ни өчен аз? Эшмәкәрлекне алга таба ничек үстерергә, кайсы юнәлештә эшләү отышлырак? Узган атнада эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү барышында шушы сорауларга бергәләп җавап эзләделәр.
Районда барлыгы 726 эшмәкәр исәпләнә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 процентка кимрәк. Шуларның 44 проценты сәүдә белән шөгыльләнә. "Сәүдә белән шөгыльләнү дә начар түгел, әмма заман бездән җитештерү бизнесын үстерүне таләп итә. Шул уңайдан район территориясендә авыл хуҗалыгы кластеры оештыру отышлы булыр иде", - дигән тәкъдим белән чыкты район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов. Бу - билгеле бер авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, аны эшкәртү, сатуга юнәлтелгән оешмалар йә эшмәкәрләр арасында бәйләнеш булдыру дигән сүз. Әйтик, берәү бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә, икенчеләре аны эшкәртә, өченчеләре сату ягын хәстәрли... Бүгенге көндә безнең районда шундый бәйләнеш булдырган эшмәкәрләр бар инде. Ямурзадан эшмәкәр Сәхиповларны алыйк. Алар үз җирләрендә чәчеп үстергән ашлыктан үз тегермәннәрендә он тартып, пекарняларында ипи, камыр ризыклары пешерәләр һәм авылларында гына түгел, тирә-яктагы кибетләрдә дә саталар. Ә менә Тирсәдән Газизовлар халыктан сөт җыю һәм аннан төрле продукция ясап сату буенча уңышлы гына эшләп киләләр. Болар да - авыл хуҗалыгы кластерының бер үрнәге. Шундый ук эшне башка тармакларда да җәелдерергә мөмкин. Әйтик, әлеге үрнәктә терлек һәм кош ите, бәрәңге, башка яшелчәләр, җиләк-җимеш, гөмбә, йон җитештерү һәм башка юнәлешләрдә нигә эшләп карамаска?! Һәм бу эшчәнлекне бер гаилә генә алып бармыйча, берничә гаилә берләшеп эшләргә дә була. Эш урыннары да барлыкка килер иде. Кыскасы, авыл кешесенә уйланырлык җирлек бар монда.
Хәер, бу хакта уйланучылар да юк түгел икән. Җыелышта шушы тәкъдим яңгыраганнан соң, Яңавылдан Рафис Муллахмәтов инде күптәннән атлар үрчетү хыялы белән януы хакында әйтте. "Без сезгә ярдәм итәргә әзер. Тик сезнең эшчәнлек атлар үрчетү, аларны симертеп сатуга гына кайтып калырга тиеш түгел. Әйтик, ат итеннән нигә казылык ясап сатмаска?! Башка районнарда бу эш белән бик уңышлы шөгыльләнүчеләр бар бит", - диделәр җитәкчеләр аның бу фикерен хуплап.
Эшмәкәрлекнең башка төрләре белән шөгыльләнергә теләүчеләргә дә тәкъдиме бар район җитәкчелегенең. Шәһәрдә дә, авылларда да файдаланылмый торган биналар күп. Менә шундый биналарны арзан бәягә сатып йә арендага алу мөмкинлеге бар бүген. "Әлеге мәйданнарны органик ашламалар, төзелеш материаллары җитештерү, агач эшкәртү һәм башка төр эшчәнлекне җәелдерү предприятиеләре буларак файдаланырга мөмкин бит. Бу очракта җитештерелгән товар район кысаларында гына калмыйча, күрше республика һәм район базарларында сатардай дәрәҗәдә югары сыйфатка ия булырга тиеш", - диде Руслан Иванов. Мондый биналарның исемлеге, кайда урнашуы турындагы мәгълүмат якын арада район сайтында (agryz.tatarstan.ru) урын алачак. (Бу хакта газетада да хәбәр итәрбез әле).
Түгәрәк өстәл артында эшмәкәрләрне борчыган проблемаларны да уртага салып сөйләштеләр. Әйтик, Тирсәдән "Битаман" ширкәте җитәкчесе Равил Корбанов Әгерҗедә агач материаллары сату склады төзү өчен озак вакытлар җир алалмавы турында хәбәр итте. Әгерҗедән тәҗрибәле фотограф Николай Глушков исә үзе яши торган йортның янкормасында фотостудия ачу хыялы белән яна. "Тик моның өчен бик күп "киртәләрне" узарга кирәк икән", - ди ул. Район җитәкчелеге белән очрашуга да менә шул аңлашылмаучанлыкларга җавап табуда ярдәм өмет итеп килгән. Красный бордан эшмәкәр Габделбәр Муллахмәтовны авылда эшләргә кеше булмавы борчый. "Мин инде төрле юнәлешләрдә эш башлап карадым. Тик эшне җәелдерү өчен ышанычлы кешеләр кирәк. Андыйларны авыл җирендә табуы бик авыр хәзер", - диде ул. Эшлекле сөйләшү барышында күтәрелгән проблемаларның берсе дә игътибардан читтә калмады. Кайберләрен урында ук чиштеләр, кайсыларын якын арада хәл итәргә вәгъдә бирделәр җитәкчеләр.
Әйе, район эшмәкәрләренең проблемалары бихисап. Аларны чишүдә эшмәкәрләр советының ярдәме зур булыр иде. Шуңа күрә очрашуда мондый советны булдыру турында да сүз барды. Аның составына 13 кеше сайларга тәкъдим иттеләр. Советны район хакимияте вәкиле җитәкләячәк.
Бүгенге заман эшмәкәрләрдән законнардан даими хәбәрдар булуны да, тырышлык та, үҗәтлек тә таләп итә. Әнә, шушы өлкәдә инде ничә еллык тәҗрибәсе булган Җәүдәт Гөлданаев та: "Элек ярты сәгать эчендә рәсмиләштерелә торган документлар артыннан хәзер ярты ел йөрергә кирәк", - дип зарланып алды. Ә менә район җитәкчелеге тарафыннан эшмәкәрләргә мондый игътибар күрсәтелгәндә, проблемаларны чишү күпкә җиңелрәк булачагына өмет зур.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев