Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Эше барның ашы бар

Агрофирманың 9 бүлекчәсендә сыерлар җәйге лагерьларга күчте. "Яңавыл" бүлекчәсе фермасының җәйге лагеренда без дә булып кайттык. Биредә ике ферма хезмәтчәннәре дә лагерьга 17 майда күченгәннәр. Аңа кадәр үз көчләре белән белән утарларны чистартканнар, ремонтлаганнар. 1нче фермада 6 сыер савучыга 230 сыер беркетелгән. "Безнең фермада күпчелеге - таналар. Алар мартта ук...

Агрофирманың 9 бүлекчәсендә сыерлар җәйге лагерьларга күчте. "Яңавыл" бүлекчәсе фермасының җәйге лагеренда без дә булып кайттык.
Биредә ике ферма хезмәтчәннәре дә лагерьга 17 майда күченгәннәр. Аңа кадәр үз көчләре белән белән утарларны чистартканнар, ремонтлаганнар. 1нче фермада 6 сыер савучыга 230 сыер беркетелгән. "Безнең фермада күпчелеге - таналар. Алар мартта ук күпләп бозаулый башлаганнар иде. 20ләп кенә тананың бозаулыйсы калды", - ди ферма мөдире Рәсилә Гайнетдинова.
Сыерлар иртәнге 7дән көндезге 4кә кадәр - көтүдә. Кичке савымнан соң янә җәйләүгә чыгаралар. Бирегә күчкәч, сөт күләме сизелерлек арткан. Хәзерге вакытта һәр сыердан уртача 12 килограмм сөт савып алалар. Узган ел бу чорда әлеге сан 9,5 кг гына булган икән. "Беренчедән, узган җәйдә терлекләргә азык хәтта запас белән әзерләнгән иде, шуңа күрә ашату ягы бик мулдан булды. Икенчедән, таналарыбыз, чын мәгънәсендә сөтлебикәләр, шөкер", - дип сөенә мөдир.
Моңа сыер савучыларның тырышлыгын, бай тәҗрибәсен дә өстәргә кирәктер, мөгаен. Бу хатын-кызларның эш көне иртәнге сәгать 4тә үк башлана. Тик һәрберсенең шәхси хуҗалыгында көтүгә куасы сыерлары булганлыктан, аларга тагын да иртәрәк торырга туры киләдер. Сыер савучылар арасыннан иң яше - 33 яшьлек Әлфинә Хикмәтуллина көн саен Бәзәкәдән килеп эшли, аны махсус автобус йөртә. "Өченче елын шулай эшлим инде. Хезмәтемне яраткач - алҗытмый", - ди ул. "Кышын фермага өч тапкыр йөри идек. Сыерлар күпләп бозаулаганда өйгә кайтып кермәгән чаклар да күп булды. Лагерьга күчкәч эш бераз җиңеләйде", - диләр алар.
Сыерлары бозаулаганнан соң беренче ун көнендә нәни бозауларны да үзләре карыйлар, аларга угыз сөте эчертәләр. Язын кайберләренең 20шәр бозау караган чаклары булган хәтта. Авыл халкы арасында: "Сыер савучыларның җәй көне бер эшләре дә юк", - диючеләр дә бар икән. Тик без йокыдан торганчы ук аларның эшләп аруларын онытмыйк. Әнә, Ләлә Садыйковага 35, Татьяна Ханнановага 45 тана беркетелгән. Мария Фәррәхованыкы да - күпчелек таналар. Ә яшь сыерны саварга өйрәтүнең авырлыгын авыл кешесе яхшы аңлый. "Әле ярый, араларында бик холыксызлары юк. Бер-беребезгә ярдәм итеп эшләргә тырышабыз инде", - диләр сыер савучылар. Соңгы көннәрне аеруча котырган черки, кигәвеннән дә бик зарланалар. Ничә еллар эшләп тә, болай үрчегәннәрен күргәнебез юк иде әле, диләр. Ә хезмәт стажлары, чыннан да, һәркайсының зур инде аларның. Әнә, 53 яшьлек Ләлә Мордывыйдан килен булып төшкәннән бирле - сыерлар арасында. "30 елга якын савам инде. Хәзер хезмәт шартлары зарланырлык түгел. Су электр титанында җылытыла. Саву аппаратлары да җитәрлек. Тик менә соңгы елларда махсус эш киеме бирмиләр. Хезмәт кешесенә ихтирам булсын иде", - ди пенсия яшенә якынлашучы ханым. Яңавылга Волгоград өлкәсеннән килен булып төшкән Татьяна да беренче көннән үк фермага килә. Аның да сыер сава башлавына 20 елдан артык инде. "Алдагы елларда хезмәтебез бик түбән бәяләнә иде. Әле ярый, соңгы вакытларда акчабызны күтәрделәр", - ди ул, сөенечен яшермичә.
Бүген аларның хезмәт хаклары, чыннан да, зарланырлык түгел: апрель аенда уртача 18 мең сум алганар. Иң күп сөт савып алган Ләлә белән Татьянаныкы исә 20 меңнән артык. "Эшенә күрә - ашы" дип юкка гына әйтмиләр бит, сыер савучыларның авыр хезмәтен тиешле итеп бәяләргә күптән вакыт иде инде.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев