Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Эшмәкәрләр десанты – Әгерҗедә

Үз эшеңне ничек башларга? Аны ничек җәелдерергә? Үз товарыңны дәүләткә сатуны ничек оештырырга? Бу атнада район хакимияте бинасында Татарстанның Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре катнашында уздырылган "Бизнес-десант" семинарында шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин булды. Казанның эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Камил Гималтдинов, Алексей Малинин, үзәкнең Чаллыдагы...

Үз эшеңне ничек башларга? Аны ничек җәелдерергә? Үз товарыңны дәүләткә сатуны ничек оештырырга? Бу атнада район хакимияте бинасында Татарстанның Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре катнашында уздырылган "Бизнес-десант" семинарында шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин булды.

Казанның эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Камил Гималтдинов, Алексей Малинин, үзәкнең Чаллыдагы вәкиллеге белгече Данил Петров Әгерҗе эшмәкәрләренә әзер бизнес-фикер һәм бизнес-планнар тәкъдим иттеләр. Болар барысы да - кыска гына вакыт эчендә күңелеңә хуш килгән юнәлештә үз эшеңне башлап җибәрү өчен менә дигән ярдәмлек.

- Мин күптән түгел генә үзмәшгульлек программасы ярдәме белән авыл җирлегендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча үз эшемне башлап җибәрдем. Авыл халкына кар чистарту, җир эшкәртү, тырмалау кебек эшләрдә техника белән ярдәм күрсәтергә планлаштырам. Семинарда мин үзем өчен бик күп нәрсә белдем. Эшмәкәрлекнең яңа төрләре белән дә кызыксындым. Теплица хуҗалыгына кагылышлы бизнес-план игътибарымны аеруча җәлеп итте. Әлеге юнәлеш буенча кирәкле документларны да алдым. Алга таба бу юнәлешне дә тирәнрәк өйрәнәсем килә, - диде Азеводан Анатолий Никитин.

Күпләрнең "Йолдызлар фабрикасы" дигәнне ишеткәне бардыр. Ә менә Татарстанда Илбашы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да киң яклау тапкан "Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты эшли. Семинар кунаклары эшмәкәрләргә әлеге проект турында дә бәян иттеләр.

- Минем Казанда "Эшмәкәрлек фабрикасы" проектында катнашканым булды. Тәҗрибәле эшмәкәрләрнең әле яңа гына эш башлаучыларга бизнес дөньясына керергә ярдәм итүләрен бик хуплыйм. Семинарда да бу хакта тәфсилләп сөйләделәр. Гомумән, эшмәкәрләр өчен бик файдалы булды бу очрашу. Кыска гына вакыт эчендә эшмәкәрлеккә кагылышлы бик күп серләрне ачтылар, республикабызда эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлтелгән программалар турында сөйләделәр. Мин үзем дә, "Лизинг-грант" программасында катнашып, эшебез өчен кирәкле техника алдым. Эшмәкәрләргә киңәшем: мондый программалардан читтә калмасыннар иде, - ди "Хәлим" крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Рамазан Тасимов.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов Әгерҗе районындагы сәнәгать мәйданнары турында бәян итте. Бүген безнең районда мондый өч мәйданчык бар: "СМП-Әгерҗе" (Энгельс урамы, 27), "Прогресс-Әгерҗе" (Заводская, 31г), "Әгерҗе-үсеш" (К.Маркс, 101).

- Безнең бурыч - әлеге мәйданчыкларда эш башлап җибәрү. Моның өчен район җитәкчелеге эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтергә әзер. Бүгенге көндә "Әгерҗе-үсеш" мәйданы ТР Икътисад министрлыгында аккредитация үтә. Без моны бик тә хуплыйбыз, - диде Руслан Иванов.

Әлеге семинарда кайбер эшмәкәрләр катнаша алмагандыр, бәлки. Әгәр анда күтәрелгән мәсьәләләр, сөйләнгән бизнес-фикерләр, бизнес-планнар сезне кызыксындыра икән, 23870 йә 22151 телефоннары буенча территориаль үсеш бүлегенә шалтыратыгыз.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев