Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Эткә ышанма

"Ишеттегезме, Әгерҗедә берничә баланы эт тешләгән..." Узган атнада Әгерҗе урамнарында кем белән генә очрашсаң да, сүз шушы күңелсез хәбәргә барып тоташты. Чынлыкта, ни булган соң? КҮЗ АЧЫП ЙОМГАНЧЫ Лилия ЯППАРОВА, шәһәрнең 7нче балалар бакчасы мөдире: - Тәрбиячеләр балаларны урамга участокларга прогулкага алып чыкканнар иде. Каяндыр кечкенә генә бер эт килеп...

"Ишеттегезме, Әгерҗедә берничә баланы эт тешләгән..." Узган атнада Әгерҗе урамнарында кем белән генә очрашсаң да, сүз шушы күңелсез хәбәргә барып тоташты.
Чынлыкта, ни булган соң?
КҮЗ АЧЫП ЙОМГАНЧЫ
Лилия ЯППАРОВА, шәһәрнең 7нче балалар бакчасы мөдире:
- Тәрбиячеләр балаларны урамга участокларга прогулкага алып чыкканнар иде. Каяндыр кечкенә генә бер эт килеп чыккан да, башта бер участоктагы баланың аягын тешләгән, аннан икенче участокка чабып кереп икенче баланың аягыннан эләктергән. Нәтиҗәдә, "күз ачып йомган арада" эт биш баланы тешләргә өлгергән. Әле ярый, балаларның кышкы өс киемнәре калын, шуңа артык зыян китерә алмаган.
Бакчаның хуҗалык эшчесе Мәгъсум Сибгатов ярдәме белән этне ишегалдыннан куып чыгаралар һәм бу хакта тиешле урыннарга хәбәр итәргә ашыгалар. Тиз арада МЧС, полиция, район мәгариф идарәсе, ашыгыч ярдәм кебек хезмәтләрдән килеп тә җитәләр. Балаларның әти-әниләрен дә чакырталар.
Светлана АНОХИНА, зыян күргән баланың әнисе:
- Мондый хәбәрне ишетүгә башта бик курыккан идек. Бакчага тиз арада барып кызыбыз Дарьяны күргәч, хәлнең бик үк куркыныч түгеллеген аңлап бераз тынычландык. Кызыбызны шунда ук район үзәк хастаханәсенә алып барырга киңәш иттеләр. Табиб бик игътибар белән карады, эт тешләгән урынның бераз гына күгәргән булуын бәян итте. Аның киңәше белән котырыну чиреннән прививка куйдырттык. Кызыбыз яллардан соң бакчага һәрвакыттагыча күтәренке кәеф белән китте.
Бакча мөдире сүзләренә караганда, прививка сабыйларның бишесенә дә куелган. Тик балалар поликлиникасы мәгълүматларында соңгы көннәрдә генә мондый вакцинациянең унбер балага ясалуы бәян ителә. Ә бу - "Бәләкәч" бакчасыннан тыш, шәһәрнең башка урыннарында башка балаларны эт тешләү очраклары да булган дигән сүз.
ЭТЕГЕЗНЕ БӘЙДӘН ЫЧКЫНДЫРМАГЫЗ
Әнә шулай дип мөрәҗәгать итә эт хуҗаларына "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиев. Моның өчен эт хуҗаларын административ җаваплылыкка тартачаклар. Чөнки шәһәрнең эчке кагыйдәләре буенча эт урамга хуҗасыз чыгарга тиеш түгел.
- Ә бу күңелсез хәлләр турында хәбәр килеп ирешкәч шәһәрне берничә тапкыр йөреп чыктык. Этләрнең гадәттә җыела торган урыннарын барладык. Әгерҗе халкына үтенечебез бар: әгәр урамда берәр шикле эт йә этләр өерен күрәсез икән, кичекмәстән безгә 24242 телефонына шалтыратыгыз. Ял көннәрендә 24141 телефоны аша диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итә аласыз. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмаячак, - ди Руслан Вәлиев.
ВАКЦИНАЦИЯ ЯСАТЫРГА АШЫГЫГЫЗ!
- Сабыйларны тешләгән эткә бик охшаш эттән анализ алып, Тукай районы ветеринария лабораториясенә тикшерүгә җибәргән идек. Нәтиҗә күрсәткәнчә, әлеге эттә котырыну чире күзәтелми, - дип хәбәр итте район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Хәнәфиев.
Шулай да "сакланганны Ходай саклар" дигәнне истә тотып, Айрат Хәкимҗанович шәһәр халкын үз эт-мәчеләренә котырыну чиренә каршы прививка ясатырга өнди. Вакцинацияне һәр җомгада 9-15.00 сәгатьләрдә ветстанциядә ясатырга була.
Шимбә, якшәмбедән кала, эш көннәрендә 10-18 сәгатьләрдә Сәетов урамындагы "Айболит" ветеринария клиникасына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ЯЗМА АХЫРЫНДА
Кем ничектер, шәхсән үзем урамдагы этләрдән бик куркам. Берәр шикле эт күрсәм, әллә кайлардан әйләнеп узарга тырышам. "Нинди генә акыллы булып күренсә дә, эткә ышанма", диләр бит. Әти-әниләр бу хакта үз балаларына да аңлатсыннар иде. Дөрес, бакчага йөрүче сабыйга моны төшендерү мөмкин түгел. Ә менә мәктәп укучысы белән әңгәмә кору зыянга булмас. Югыйсә, урамда таныш булмаган эт белән шаяручы, аны сумкасындагы печенье-кәнфитләр белән сыйлаучы, ә кайчак этләрне үртәүче, хәтта типкәләүче балаларга еш юлыгабыз бит. Эт - кешенең дүртаяклы дусты дисәләр дә, кайчак аның дошманга әверелергә мөмкин икәнлеген дә истә тотыйк, җәмәгать.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев