Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Фатирлы булу – зур бәхет

Баш өстендә үз куышың булу - зур бәхет! Бу атнада Әгерҗедә 31 гаиләгә әнә шундый бәхет насыйп булды. Әнә, Кичкетаңнан балачактан II группа инвалид 78 яшьлек Равилә апа Зарипованың бу шатлыктан күңелләре тулган. Әтисез 6 балалы гаиләдә үскән сугыш чоры баласы ул. Авылда 1935 елда төзелеп, үзе белән бергә картайган...

Баш өстендә үз куышың булу - зур бәхет! Бу атнада Әгерҗедә 31 гаиләгә әнә шундый бәхет насыйп булды.
Әнә, Кичкетаңнан балачактан II группа инвалид 78 яшьлек Равилә апа Зарипованың бу шатлыктан күңелләре тулган. Әтисез 6 балалы гаиләдә үскән сугыш чоры баласы ул. Авылда 1935 елда төзелеп, үзе белән бергә картайган йортында ялгызы гомер кичергән. "Энем Равилнең хатыны Рәсимә документлар артыннан йөрмәсә, бу фатирны гомергә күрәсем юк иде. Инвалид карчыкны сөендергән өчен район җитәкчеләренә дә рәхмәт. Һич тә ышана алмыйм әле шундый яхшы фатирлы булуыма, гел төш кебек кенә", - ди Равилә апа шатлык яшьләрен яшерә алмыйча.
Моннан 50 ел төзелгән авария хәлендәге баракта яшәгән ветеран тимерьюлчылар Галина һәм Валерий Субботиннарның да шатлыгы эченә сыймый. Үзләренә - ике, уллары Алексей гаиләсенә шул ук йортта өч бүлмәле фатир биргәннәр бит. Иске Чекалдадан Любовь Сергеечкина да, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, яңа фатирга күчәчәк.
Узган ел гына гаилә корган үзәк хастаханәнең яшь белгечләре Эльза һәм Роберт Латыйповларның да сөенечтән йөзләре балкый. Әле ике айлык кына нәни Рома үз бәхете белән туган. Моңа кадәр әти-әниләре белән яшәгән яшь гаиләнең хәзер социаль ипотека программасы буенча алган үз куышлары бар. Әле нинди генә: бер бүлмәле дисәләр дә, гомуми мәйданы 41 квадрат метрга якын.
Шәһәребезнең Ометов урамын бизәп торучы өчәр катлы ике йортны хуҗаларына файдалануга тапшыру тантанасына район башлыгы Валерий Макаров та килгән иде. "Мин район җитәкчесе булып эшли башлау белән бу йортлар төзелешенә һәр көнне килеп, эшнең барышын ныклы контрольдә тоттым. Белгечлегем буенча төзүче буларак, сыйфатка аеруча таләпчәнлек күрсәтүем ул чакта бәлки төзүчеләргә охшап та бетмәгәндер. Ләкин бүген мин дә, төзүчеләр дә бу ике йорт та яхшы сыйфатлы итеп төзелде дип горурланып әйтә алабыз. Шундый иркен, матур фатирлар алу бәхетенә ирешкән гаиләләргә рәхәтләнеп яшәргә язсын", - диде Валерий Макаров.
Әйе, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча төзелгән 16 фатирлы йортны Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "Мирстрой", социаль ипотека программасы буенча төзелгән 15 фатирлы йортны Илнур Мифтаховның "СтройГрад" ширкәте эшчеләре кыска гына вакыт эчендә яхшы сыйфатлы итеп хуҗаларына тапшыру өчен зур хезмәт куйганнар. Район башлыгы бу йортларны төзү өчен аеруча тырышып эшләгән "Мирстрой"ның директор урынбасары Наил Хәкимов, монтажчы Александр Тебеньков, "СтройГрад"ның директор урынбасары Марсель Ситдыйков, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Андрей Панченко, бухгалтер Марина Шәйхетдиновага Рәхмәт хатлары тапшырды. Илнур Мифтахов үзләре төзегән йортта яшәячәк ике ветеранны бүләкләр биреп тә сөендерде. Йортларга кызыл тасманы кискәннән соң бәхетле хуҗалар фатирларына үттеләр. Валерий Макаров, аларның шатлыгын уртаклашып, бергәләшеп фатирларын карап чыкты. "Проблемаларыгыз була икән, шунда ук Идарәче компаниягә хәбәр итегез", - диде ул.
Якын киләчәктә Ометов урамындагы иске бараклар урынына тагын заманча матур йортлар калкып чыгачак һәм алар авария хәлендәге торакларда гомер кичергән гаиләләргә насыйп булачак. "Бу бәхетле көннәрне тизрәк якынайту өчен без барысын да эшләячәкбез", - дип ышандырды Валерий Макаров.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев