Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әфганчыларга район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды

    1979 елдан 1989 елга кадәр нәкъ ун ел дәвам иткән Әфганстан бәрелешләрендә районыбыздан 122 егеткә хәрби бурычын үтәргә туры килә. Нарат авылыннан Рафис Хөснетдиновның туган якка "200нче йөк" булып табуты гына кайтты. 29 әфганчының туган якларга кайткач гомере өзелде. - Елның-елында 15 февральдә без Җиңү скверындагы Мәңгелек ут янына митингка...

    1979 елдан 1989 елга кадәр нәкъ ун ел дәвам иткән Әфганстан бәрелешләрендә районыбыздан 122 егеткә хәрби бурычын үтәргә туры килә.

    Нарат авылыннан Рафис Хөснетдиновның туган якка "200нче йөк" булып табуты гына кайтты. 29 әфганчының туган якларга кайткач гомере өзелде.

    - Елның-елында 15 февральдә без Җиңү скверындагы Мәңгелек ут янына митингка җыелып, яу кырында башларын салган, тыныч тормышта вакытсыз вафат булган солдат дусларны бер минут тынлык белән искә алабыз, Әфганчылар хөрмәтенә куелган ташка чәчәкләр салабыз. Бу - безнең хатирәләр яңарту, истәлекләр барлау көне, - ди 1982-83 елларда Әфган бәрелешләрендә катнашкан Исәнбай егете Фоат Йосыпов.

    Шушы көннәрдә районыбызда гомер кичерүче 76 әфганчыга район башлыгы Валерий Макаров исеменнән күчтәнәчләр өләштеләр. Үзләренә олы хөрмәт күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә һәм хәрби комиссар Илгиз Галиевка олы рәхмәтләрен җиткерәләр әфганчылар.

    - Мондый кан коюларны үсеп килүче буынга күрергә язмасын. Ил-көннәребез тыныч булсын, - дип телиләр алар.

    Рәсемдә: Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә яшәүче әфганчыларны хөрмәтләү мизгеле

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: