Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Гаилә фермалары – авылның киләчәге

Яңа Бәзәкә авылына күптән инде бу кадәр күп җитәкчеләр, депутатларның бергәләп җыелып килгәне булмагандыр. 38 хуҗалыклы бу кечкенә авылда нишләп йөргәннәр алар дисезме? XIII район Советы сессиясендә катнашучылар эшне бу авылдагы гаилә фермаларын, шәхси хуҗалыгында күпләп мал асрап, үз көнен үзләре күрүче уңганнарның тормыш-көнкүрешен карап-өйрәнүдән башладылар. Авыл терлексез яши алмый...

Яңа Бәзәкә авылына күптән инде бу кадәр күп җитәкчеләр, депутатларның бергәләп җыелып килгәне булмагандыр. 38 хуҗалыклы бу кечкенә авылда нишләп йөргәннәр алар дисезме? XIII район Советы сессиясендә катнашучылар эшне бу авылдагы гаилә фермаларын, шәхси хуҗалыгында күпләп мал асрап, үз көнен үзләре күрүче уңганнарның тормыш-көнкүрешен карап-өйрәнүдән башладылар.

Авыл терлексез яши алмый
Иң беренче ерактан ук төзек, матур йортлары һәм каралты-куралары белән үзенә дәшеп торучы Дилүс һәм Гөлназ ЯМАЛИЕВлар хуҗалыгына кердек. Икесе дә югары белемле авыл хуҗалыгы белгечләре - хәзер гаилә фермасы хуҗалары. Колхозлар бетеп, эш калмагач та калага китү турындагы уй башларына да кермәгән. "Ялкау булмасаң, абзар тутырып мал асрап, шушы кечкенә генә авылда да менә дигән итеп яшәргә була. Ә терлек асрау безгә - авыл балаларына ят нәрсә түгел. Икебез дә кечкенәдән үк әти-әнигә мал карарга булышып үстек. Хәзер менә ике кызыбыз шулай бөтен эшкә өйрәнеп үсәләр", - ди хуҗабикә. Ямалиевларның эшчән, һәрнәрсәдә тәртип, төгәллек яратулары, киләчәкне күздә тотып эшләүләре ишегалдына керү белән күзгә ташлана. Заманча итеп төзелгән зур терлек абзарындагы симертүдәге үгезләргә күз генә тия күрмәсен. Район башлыгы Фәрит Габбасов та, соклануын яшерә алмыйча, тел шартлатып: "Боларның һәрберсеннән 70-80 мең сум чыга инде", - диде. Бу гаилә фермасында мөгезле эре терлекләрнең баш саны әлегә - 24, киләчәктә тагын да арттырырга исәпләре бар. Малларына терлек азыгы әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләре бар: 20гектар җирне эшкәртү, иген үстерү, җыеп алу өчен ике трактор, комбайн, йөк машиналары тезелеп киткән.
Икенче гаилә фермасы хуҗалары Раушан һәм Зәмфирә ХИКМӘТУЛЛИНнар хуҗалыгы белән танышып йөргәндә дә "эх, менә болар кебек җир җимертеп эшләп, мул тормыш корган яшьләр күбрәк булса, авыллар бетүгә бармас иде", дип куйдык. "Авылда хәзер үз көнеңне үзең күрергә өйрәнмәсәң, башың хәерчелектән чыкмас. Ә без бер эштән дә курка торган малайлар түгел, хатыннарыбыз да бик уңган. Әле кайчан хөкүмәтнең авыл кешесенә шәхси хуҗалыгын үстерергә болай ярдәм иткәне булды? Бирәм дигәндә, кулдан ычкындырмаска кирәк", - диде Раушан. Әлегә абзарларында терлекләрнең саны унга якын. Планнары - зурдан, "баш саны артачак", диләр хуҗалар. Ә нигә арттырмаска? 50 гектар җире, 3 тракторы, комбайны бар. Гаилә фермасы төзеп зур эшкә алынгач, артка чигенә торган егетләр түгел инде болар.
Хөкүмәттән ярдәм өмет итмичә, фәкать үз тырышлыклары белән шәхси хуҗалыкларын шактый ныгыткан уңганнар да күп Бәзәкәдә. Менә Илфәр-Зөлфия ГАЛИЕВлар хуҗалыгына үтәбез. Мондый төзек хуҗалыкны булдыру өчен, ай-һай, күпме тырышлык кирәк! Барысын да үзләре башкаралар, яллап эшләтүнең ни икәнен дә белмиләр. Гаилә башлыгының куллары алтын икәнлеге һәр җирдә сизелеп тора. Абзарларындагы унлап терлектән елга 300 мең сумнан артык табыш алу өчен алны-ялны белми эшләргә кирәк, әлбәттә.
Илдус ГЫЙЛЬМЕГАЯНОВ исеме районда күпләргә таныш. Урак өстендә елның-елында ул - алдынгы комбайнчылар рәтендә. "Ока" машинасы белән дә бүләкләнде. Булганнан бар да була шул. Шәхси хуҗалыгы да һәркемгә үрнәк итеп күрсәтердәй. Бу гаилә дә хөкүмәт ярдәменнән файдаланмый гына унлап терлек асрап, әнә шулай, мул тормышта яши.
Кечкенә генә авылда да ничек итеп мул яшәп булганлыгын үз күзләребез белән карап чыккач, Фәрит Гарифович: "Бу тынгысыз, фидакарь авыл гаиләләре алдында түбәнчелек белән башымны иям. Рәхмәт, булдырасыз! Менә кемнәр үрнәк булып тора бүген авылда эш юк дип, зар елап, түрәләрне сүгеп, хәерчелектә яшәүчеләргә. Килегез, күрегез, өйрәнегез аларның тәҗрибәсен! Бүген беркемгә дә бушка китереп бирүче юк, авылда эш урыннары да булыр дип ышандыра алмыйм. Хөкүмәт ярдәм иткәндә файдаланып, хуҗалыгыңны ныгытып кал, авыл кешесе. Ә без сезгә авылны үстерүгә юнәлтелгән төрле программаларда катнашырга, ташламалы кредитлар алырга, бушаган фермаларны үзегезгә алырга ярдәм итәрбез", - диде.

Сессиядә
Сессия эше Яңавыл Мәдәният йортында дәвам итте. Депутатлар, 12 мәсьәлә тикшереп, карарлар кабул иттеләр.
2008-2012 елларда районда авыл хуҗалыгын үстерү максатчан программасының авыл халкының активлыгын арттыру, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кагылышлы өлешенең үтәлеше турында авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин чыгыш ясады. Ул иң элек терлекчелек һәм игенчелектә ирешелгән уңышларга тукталды. "Терлекчелектә бүген катнаш азык һәм баланслы өстәмә азык куллану төп юнәлеш булып тора. Варкләд-Бодьядагы дуңгызчылык комплексы хәзер тулысынча катнаш азыкка күчте. Нәтиҗәсе дә - күз алдында. 2010 елда тәүлеклек үсеш - 507, симертүдә 556 грамм булса, 2011 елда бу күрсәткечләр 565 һәм 610 граммга җитте. Узган ел 1602 тонна ит җитештерелде, 1462 тоннасы сатылды. Быелның ике аенда тәүлеклек үсеш - 596, симертүдә 621 грамм булды.
Мөгезле эре терлекләрне дә балансланган ашатуга күчерү дәвам итә. Моның өчен агрофирмада елга 9,5 мең тонна җитештерердәй катнаш азык заводы төзелде. "Наҗар" хуҗалыгында һәм Сәхипов фермер хуҗалыгында да катнаш азык заводлары эшли.
Сөт терлекчелеген үстерү өчен Яңавылда 2600 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексы төзү башланды. Бирегә нәселле терлекләр Австралиядән кайтарылачак. Киләчәктә бездә сөтчелек тармагы да көндәшлеккә сәләтле һәм рентабельле булачак.
Дилүс Гатауллин шәхси хуҗалыкларны үстерүдә ЛПХ кредитларының ярдәме зур булуына басым ясады. Мәсәлән, узган ел гына да 66.3 млн сумлык 344 кредит бирелгән. Бу - 2010 елга караганда ике тапкырга артык. Хәзер исә авылларда гаилә фермаларын үстерүгә җитди игътибар бирелә. Соңгы ике елда шундый 17 ферма төзелде. Алар тарафыннан узган ел 140 тонна сөт, 23 тонна ит җитештерелде. Районда гаилә фермаларын 35кә җиткерү бурычы тора. "Дәүләт мондый фермаларны үстерүгә җитди матди ярдәм күрсәткәндә авыл халкы арасында аңлату эшләре алып барып, аларны менә шушы Бәзәкәдәге кебек гаилә фермаларына алып килеп тәҗрибә уртаклашу һәм бу гаилә бизнесын оештыруда ярдәм итү - сезнең төп бурыч. Эшегезне гаилә фермаларына карап та бәяләчәкбез", - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Габбасов авыл җирлекләре башлыкларына.
Д.Гатауллин депутатларны, җитәкчеләрне киләчәктә дә райондагы фермерлар, гаилә фермалары эшчәнлеге белән таныштыруны, аларның тәҗрибәсен башкаларга таратуны дәвам итәчәкбез", - диде.
Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Миңнехәлил Ногманов үз төбәгендәге халыкның шәхси хуҗалыгын үстерергә өйрәнеп килүе турында горурланып сөйләде. Бу җирлектә яшәүчеләр 9,8 млн сумлык 65 ЛПХ кредиты алганнар. "Безнең халык эш юк дип зарланып утырмый, әкренләп продукция җитештерергә, аны эшкәртеп сатарга өйрәнеп килә. Җирлектә барлыгы 360 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 160 баш сыер бар. Бездә мал саны кимеми, артып бара. Эшмәкәр Рафис Муллахмәтовка гына да авылдашлар узган ел 190 тонна сөт саттылар. Хәзер Ижау һәм Әгерҗе базарларына йөреп, үз продукцияләрен сатучыларыбыз да елдан-ел арта. Шәхси хуҗалыклардагы тракторлар саны - 31, йөк машиналары - 28, комбайннар - 4, җиңел автомобильләр 95кә җитте", - диде авыл башлыгы.
Сессиядә депутатлар 2011 елда район бюджетының үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин чыгышын тыңладылар. Аннан соң алар райондагы инвалидларга уңай мохит тудыру, районда террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, халыкны китап укытуга тартуга юнәлтелгән "Әгерҗе районы укый", хокук бозуларны кисәтү турындагы максатчан Программалар турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Бу мөһим Программаларның кайберләре белән газета укучыларыбызны киләсе саннарда тирәнрәк таныштырырбыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев