Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Җаваплы караш сизелә

Санитар чистарту икеайлыгы ахырына якынлаша. Тик административ комиссиягә авыллардан территорияне тәртиптә тоту буенча кагыйдәләр бозылуы турында беркетмәләр килүен дәвам итә. Комиссиянең баш белгече Александр Шамшурин фикеренчә, бу урыннардагы хакимиятнең әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшләве хакында сөйли. "Беркетмәләрнең юклыгы җирле хакимиятнең таләпчән булмавын күрсәтә. Мондый авыл җирлекләренә безнең комиссия бернинди кисәтүләрсез киләчәк....

Санитар чистарту икеайлыгы ахырына якынлаша. Тик административ комиссиягә авыллардан территорияне тәртиптә тоту буенча кагыйдәләр бозылуы турында беркетмәләр килүен дәвам итә.
Комиссиянең баш белгече Александр Шамшурин фикеренчә, бу урыннардагы хакимиятнең әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшләве хакында сөйли. "Беркетмәләрнең юклыгы җирле хакимиятнең таләпчән булмавын күрсәтә. Мондый авыл җирлекләренә безнең комиссия бернинди кисәтүләрсез киләчәк. Ул чакта 15-30 мең сум күләмендә штраф тәртип бозучыларга түгел, ә урындагы җитәкчеләргә салыначак", - диде ул Сарсак-Омгада узган административ комиссиянең күчмә утырышында.
Биредә 5 беркетмә каралды. Аларның күпчелеге йорт тирәсендә төзелеш материалларын саклау белән бәйле. "Әгәр төзелеш материаллары саклар өчен урыныгыз җитми икән, җир мөнәсәбәтләре палатасыннан өстәмә мәйдан арендалау турында рөхсәт алырга мөмкин", - диде комиссия рәисе урынбасары Павел Лукшин. Авыл җирлеге башкарма комитеты да 2 айга кадәр срок белән мондый рөхсәтне бирә ала.
Беркетмә төзү белән, йорт хуҗалары барысын да тәртипкә китергәннәр. Авылны йөреп чыккач, без шундый нәтиҗәгә килдек.
Сарсак-омгалыларның активлыгын да әйтеп үтәргә кирәк. Комиссия утырышында авылдагы оешма җитәкчеләре дә, депутатлар да катнашты. Алар үзләрен борчыган проблемаларга тукталдылар. Шуларның берсе - хуҗасыз этләр. Каз бәбкәләре һәм тавык чебиләре үстерә торган чак җитте. Хуҗасыз этләр аларга һөҗүм итәргә җай эзләп кенә торалар. Закон буенча, аларны торак пунктта ату тыелган - 200 метр читтә генә рөхсәт ителә. Бу очракта нишләргә? Комиссия әгъзаләре этләрне урындагы көчләр белән тотуны оештырырга тәкъдим иттеләр.
Авыл территориясен тәртиптә тоту мәсьәләсенә кабат әйләнеп кайтыйк әле. С.-Омгага керү юлында ук биредә хезмәт сөючән халык яшәгәнлеге күзгә ташлана. Күпләр төзелеш эше белән мәшгуль. Әйтик, К.Маркс урамында яшәүче Прокопьевларның (фотода) төзелеш эшенә рөхсәтләре бар, шуңа күрә материаллар да законлы рәвештә урнаштырылган.
Тирә-якны тәртипкә китерүдән дә читтә калмаганнар омгалылар. Бакчаларга чәчәкләр утыртылган. Урамнар чиста, җыештырылган. Елга буенда яки койма тирәләрендә аунап яткан чүпләрне күрмәссең. "Чүпне чыгаруда "С.-Омга" хуҗалыгы ярдәм итә. Техникасы булган шәхси затлар да читтә калмый", - ди авыл җирлеге башлыгы Анатолий Касьянов.
Көнкүреш калдыклары авылдан ерак булмаган урынга чыгарыла. Бу мәсьәлә башка авыл җирлекләрен дә борчый. Каты көнкүреш калдыкларын юкка чыгару полигонын төзү һәм эшләтү өчен 50 миллион сум тирәсе акча кирәк. Мондый акчаларны авыл җирлегенә генә түгел, районга да табу авыр. Бүгенге көндә Тирсә авылы тирәсендә гомуми полигон төзү турында сүз алып барыла. Бәлки, якын киләчәктә әлеге проблема уңай хәл ителер.
Санитар-экология икеайлыгы ахырына якынлашса да, тирә-юнебезне чиста тоту - көндәлек бурыч."Алда безне чүп үләннәре белән көрәш көтә", - ди Александр Шамшурин. Район халкы бу мәсьәләгә дә җаваплы карар дип ышаныйк. Тирә-ягыбыз чүпкә түгел, чәчәкләргә, яшеллеккә күмелеп утырсын өчен, һәркем үзеннән өлеш кертсен иде.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев