Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Җәяүлеләргә уңайлы булачак

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, җаваплы постка сайланганнан соң, беренче көннәрдә үк шәһәрне төзекләндерү, халыкка уңайлыклар тудыруны дәвам итү мәсьәләсен чишүне кабыргасы белән куйды. Шушы бурычны тормышка ашыру юлында матур гына алга китеш тә күзәтелә башлады. Моны Әгерҗенең күп кенә урам-тыкрыкларында тротуарлар салыну, булганнарын төзекләндерүне күз уңында тотып әйтүебез....

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, җаваплы постка сайланганнан соң, беренче көннәрдә үк шәһәрне төзекләндерү, халыкка уңайлыклар тудыруны дәвам итү мәсьәләсен чишүне кабыргасы белән куйды.
Шушы бурычны тормышка ашыру юлында матур гына алга китеш тә күзәтелә башлады. Моны Әгерҗенең күп кенә урам-тыкрыкларында тротуарлар салыну, булганнарын төзекләндерүне күз уңында тотып әйтүебез. "Шәһәрне төзекләндерү программасы кысаларында К.Маркс урамының район мәгариф бүлеге идарәсе бинасының каршы ягында, шушы ук урамның күпердән соңгы өлешендә, М.Горький 1а йортында урнашкан "Стекляшка" кибете янында, Агрызская урамында, Казанская урамының күпер астыннан алып "Эссен" кибетенә кадәр өлешендә, Маяковский урамының Пушкин һәм Энгельс урамнары арасындагы өлештә, Маяковский-Пушкин тыкрыгыннан алып Комсомольская урамының 9нчы йортына йә котельнаяга кадәр өлештә яңа тротуарлар салу планлаштырыла. Шулай ук Гагарин урамының базар каршындагы өлешендәге тротуарлар да яңартылачак", - ди район башкарма комитетының төзелеш бүлеге баш белгече Светлана Шагалиева. Күп кенә урамнарда тротуарлар төзү эше башланды инде. Моның белән эшмәкәр Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" төзүчеләре шөгыльләнә. Алар Калинин урамындагы 26нчы йорттан үзәк хастаханәгә кадәр тротуар салдылар. Шәһәрнең үзәк өлешендә тротуарларны брусчаткадан салсалар, үзәктән читтәрәк урыннарда бетоннан эшлиләр. Планлаштырылган эшләрне көзен тәмамларга өлгермәсәләр, язын дәвам итәчәкләр.
Инде безгә шушы матур үзгәрешләргә сөенергә һәм тротуарларны төзек итеп сакларга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев