Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе белән Кече Пурга арасында чикләр үзгәрергә мөмкин

Халык мәнфәгатьләрен исәпкә алу мөһим

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан һәм Удмуртия арасындагы чикләрне билгеләү турында фикер алыштылар.

Татарстан ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике республика вәкилләре Әгерҗе белән Кече Пурга районы арасындагы чик участокларының үзенчәлекләре турында фикер алышты.

"Киңәшмә барышында чикне билгеләгәндә гражданнарның мәнфәгатьләрен исәпкә алу мөһим булуы билгеләп үтелде. Удмуртиядәге коллегалар белән берлектә әлеге принципиаль мөһим моментны исәпкә алып, эшне дәвам итү турында карар кабул ителде", - диелә бу хәбәрдә.

Чикләрне билгеләү турында килешү проектын әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алышу дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев