Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе делегациясе – Мөслимдә

    Авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

    Мөслим районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. 

    Анда 13 район вәкилләре белән бергә район башлыгы Азат Вәлиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, авыл җирлекләре башлыклары да катнаштылар. 

    Кунаклар башта Мөслимнең алдынгы “Агромастер“ һәм “Агролидер“ ипредприятиеләрендә булдылар. Аннан Мәдәният йортында район хезмәтчәннәре җитештергән товарлардан күргәзмә карадылар. Очрашу барышында авыл эшкуарлыгын һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына берләшү аша авыл хезмәтчәннәренең керемен арттыру һәм башка темаларга түгәрәк өстәлләр оештырылды. Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

    “Крестьян-фермер хуҗалыклары династияләре“ номинациясендә җиңү яулап Салагыштан Әнсәрия Сәхипова һәм аның улы Дамир акчалата премиягә һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дипломнарына лаек булдылар. 
     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: