Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе депосының зур җиңүе

Бу атнада район Мәдәният сараенда Әгерҗе тимерьюлчыларын олы җиңүләре белән котладылар. Эксплуатация локомотив депосы 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча Россия буенча тармак ярышында җиңү яулады. Россия тимер юллары челтәрендә беренче булу - зур уңыш, шатлык, әлбәттә. Россиядәге 146 шундый депо арасында беренче урынга күтәрелү уен эш түгел. Мондый уңышка Әгерҗе...

Бу атнада район Мәдәният сараенда Әгерҗе тимерьюлчыларын олы җиңүләре белән котладылар. Эксплуатация локомотив депосы 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча Россия буенча тармак ярышында җиңү яулады.
Россия тимер юллары челтәрендә беренче булу - зур уңыш, шатлык, әлбәттә. Россиядәге 146 шундый депо арасында беренче урынга күтәрелү уен эш түгел. Мондый уңышка Әгерҗе тимерьюлчыларының 1985 елдан бирле ирешкәннре юк иде.
- Бу җиңүгә ирешү өчен күпме хезмәт куелганлыгын бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә менә хәзер тапшырылачак бу җиңүче Дипломын да зур дулкынлану белән кулларымда тотам, - дип башлады чыгышын Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин.
Үзе дә хезмәт юлын шушы депода башлаган Александр Аркадьевич Әгерҗе локомотив депосының үткәнен дә искә алып үтте.
- Әгерҗе тимерьюлчылары җитәкчелегендә Граҗданнар сугышына беренче бронепоезд китте. Бу депода гаиләләре белән эшләүчеләр дә дистәләгән булды. Мәсәлән, Кузнецовлар, Тимкиннаh, Парыгиннар, Липиннар династияләренең стажлары йөзәр елдан артып китә. Бүгенге олы җиңүгә коллектив ышанычлы адымнар белән квартал саен яңа уңышлар яулап килде. Барыгызга да зур рәхмәт. Яуланган үрләрдән кире чигенмәскә инде хәзер. Һәр тимерьюлчы шушы максат белән эшләргә тиеш, - диде Александр Лапшин.
Ул депо начальнигы Олег Соловьевка тимер юл билгесе формасындагы Диплом тапшырганда зал көчле алкышларга күмелде. Бу минутларда һәр тимерьюлчы әлеге җиңүдә минем дә өлешем бар бит дип горурланып утыргандыр.
- Бу депо хезмәткәрләренең генә җиңүе түгел. Безгә җаваплы эшебездә һәрчак ярдәм итүче вагон депосына, юлчыларга, башка тимер юл предприятиеләренә дә мең рәхмәт! - диде Олег Соловьев.
Сәхнәдә - иң лаеклылар
Бу көнне сәхнәгә әлеге зур җиңүгә лаеклы өлеш керткән иң-иңнәр күтәрелде. Алар арасында тепловоз машинисты Петр Бобров та бар. Аңа "Хәрәкәткә китерү дирекциясенең мактаулы хезмәткәре" исеме бирелде һәм 40 мең сум премия тапшырылды. "Горький тимер юлының мактаулы хезмәткәре" исеме һәм 20 мең сум премиягә тепловоз машинисты Александр Вахненко да лаек булды.
Кыйммәте бүләк алучылар арасында тимер юл узелы хастаханәсе участок табибы Андрей Русских та бар. Сәхнәгә күтәрелгәндә зал аны көчле алкышлады.

- Безгә бик тә ошый ул! - дип кычкырды кемдер залдан.
- Халык әйтсә, хак әйтә, - дип елмайды депо начальнигы.
Чыннан да, тимерьюлчының авыр хезмәтендә табибның роле бик зур. Һәр рейска чыгар алдыннан Андрей Русских машинист һәм аларның ярдәмчеләренең сәламәтлеген энә күзеннән үткәрә. Шулай ук озын-озын составларны йөртүчеләрнең хезмәтендә гаиләнең нык булуы да мөһим. Бу көнне сәхнәдә күп балалы гаиләләр Сергей Константинов-Ләйсән Галиева, Гыйниятулла-Галия Хәбибуллиннар, Азамат-Гөлназ Закировларны да зурладылар.
Тимерьюлчыларга үзенчәлекле музыкаль бүләк тә әзерләнгән иде. Районыбыз сәхнә осталары Виктор Власов һәм Ләйсән Тимуршина, Казан җырчысы Диана Таҗетдинова, Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев, Ижаудан "Вертикаль" бию студиясе чыгышын яратып кабул иттеләр тимерьюлчылар.
Тантана азагында сәхнәдә көтелмәгән күренеш булып алды. Сәхнәгә элеккеге машинист Александр Ванягин күтәрелде. Ул тимерьюлчыларның авыр хезмәте турында үзе язган шигырен укыды һәм:
- Без, тимер юлга 50нче елларда эшкә килүчеләр, күп башлангычларны башлап йөрүчеләр булдык. Сер түгел: тимер юлда эшләү бик күпләребезнең сәламәтлеген нык кына какшатты. Ни кызганыч, хезмәттәшләремнең күбесе арабызда юк, - дигәч, зал аягүрә басып мәрхүм хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алды.
Соңгы сүз урынына
Андрей ДРОБИНИН, Горький хәрәкәткә китерү дирекциясе начальнигы:
- Безнең дирекциядә 7 депо. Тик миндә Әгерҗе депосына үзгә караш саклана. Әле кайчан гына әлеге депода ремонт начар бара дип тәнкыйтьләгән идек. Сез бирешмәдегез. Ирешкән уңышларыгызны яклап, җитәкчелекне нәкъ менә Әгерҗе депосының иң яхшы булуына ышандыра алуыбызга мин бик шат. Җиңү яулаган депо коллективына без өстәмә рәвештә 3,5 миллион сум премия бирәбез.
Вячеслав ГОНЧАРОВ, депоның профком рәисе:
- Яшермим: моннан өч ел элек мондый хыял уйда да юк иде. Ә хәзер без киләчәктә дә җиңә алачагыбызга ышанабыз. Ирләрен ерак юлга озатып калучы, сабыр гына көтеп алучы гаиләләргә аерым рәхмәт.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев