Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе хастаханәсенә булачак табибларны җыйдылар

    Район үзәк хастаханәсендә киләчәкләрен медицина белән бәйләргә теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды. Вакытлыча баш табиб вазифасын башкаручы Эдуард Овчинников укучылар белән игелекле һөнәр ияләре турында җанлы әңгәмә уздырды. Казан медицина университеты турында төшерелгән фильм да егет-кызлар күңеленә хуш килде. Аны шушы уку йортында белем алган Әгерҗе...

    Район үзәк хастаханәсендә киләчәкләрен медицина белән бәйләргә теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды.

    Вакытлыча баш табиб вазифасын башкаручы Эдуард Овчинников укучылар белән игелекле һөнәр ияләре турында җанлы әңгәмә уздырды.

    Казан медицина университеты турында төшерелгән фильм да егет-кызлар күңеленә хуш килде. Аны шушы уку йортында белем алган Әгерҗе кызы Татьяна Кузьмина тәкъдим итте. Моннан берничә ел элек 1нче гимназияне алтын медальгә тәмамлаган Татьяна, медицина университетына укырга кереп, үзенең балачак хыялын тормышка ашырган булган.

    - Мин - балалар табибәсе. Бу һөнәрне сайлап ялгышмаганлыгыма көннән-көн ныграк инанам, - диде Татьяна.

    Укучыларга хастаханә буйлап оештырылган экскурсия дә ошады. Рентгенкабинетта, мәсәлән, аларга республика программасы буенча кайтартылган заманча цифрлы флюорограф турында сөйләделәр. Яшь белгечләр өчен эшләүче программалар белән таныштырдылар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: