Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе - кече Ватаныбыз ул

Әгерҗе шәһәрен яшелләндерү, урамнарны яктырту, юлларны, тротуарларны тәртиптә тоту, халыкка ял итәр өчен шартлар тудыру. Кеше тормышы өчен куркыныч тудыручы картайган агачларны кисү, татар һәм христиан зиратларын тәртипкә китерү буенча эшләрне дәвам итү. "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советы утырышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров 2016 елда Әгерҗе халкыннан җыелачак...

Әгерҗе шәһәрен яшелләндерү, урамнарны яктырту, юлларны, тротуарларны тәртиптә тоту, халыкка ял итәр өчен шартлар тудыру. Кеше тормышы өчен куркыныч тудыручы картайган агачларны кисү, татар һәм христиан зиратларын тәртипкә китерү буенча эшләрне дәвам итү.

"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советы утырышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров 2016 елда Әгерҗе халкыннан җыелачак үзара салым акчалары менә шушы эшләрне башкаруга тотылачак дип белдерде.

- 2015 елда халыктан җыелган акчаларга нинди эшләр башкаруыбыз турында "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында язып чыккан идек инде. Шулай да тагын бер кат искә төшереп үтәм: 1 июльгә кадәр 946 мең сум үзара салым акчасы җыелган иде. Республика бюджетыннан шуңа өстәмә 3 миллион 784 мең акча бүленде. Әлеге акчаларга татар һәм рус зиратларын тәртипкә китерү буенча байтак кына эшләр башкарылды, картайган агачлар киселде. Әлеге эшләр һаман да дәвам итә. 1 июльдән соң җыелган 177600 мең сум акчаны урамнарны яктыртуга тотарга планлаштырабыз. Ничек кенә булмасын, бу акчалар - шәһәребездәге проблемаларны чишү өчен менә дигән ярдәм ул, чөнки аның һәр сумына Хөкүмәтнең 4 сумы өстәлә бит, - дип сөйләде җитәкче.

Илназ Сәфәров шәһәр Советы депутатларыннан 2016 елда да үзара салым мәсьәләсе буенча референдум уздыру инициативиасын хуплауларын үтенде.

Киләсе елда да үзара салым күләме шул ук калачак, ягъни бер кешедән 200 сум җыю күздә тотыла.

- Ә 2015 елга үзара салым акчаларын түләргә өлгермәгән шәһәрдәшләребез аларны 15 декабрьгә кадәр Бердәм Исәпләү үзәгенә (ЕРЦ) тапшыра алалар, - диде җитәкче.

Халыктан җыелган акчаларның нинди эшләр башкаруга тотылуы турында даими рәвештә газета битләрендә яктыртып барачакбыз. Ә сезнең, хөрмәтле газета укучыларыбыз, тагын бер кат исегезгә төшерәсебез килә: Әгерҗе - кече Ватаныбыз ул һәм үзара салым акчасын тапшыруыбыз - туган шәһәребезне тагын да матуррак, уңайлырак итүгә үз өлешебезне кертү ул.

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев