Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Әгерҗе хәбәрләре” район газетасын 3200гә якын райондашыбыз укыячак

Шуларның  2040дән артыгы – газетаны почта аша, 700дән артыгы – редакция аркылы яздырып алучылар

Июль аеннан “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасын 3200гә якын райондашыбыз укыячак. Шуларның  2400дән артыгы – газетаны почта аша,  700дән артыгы – редакция аркылы яздырып алучылар. 

Хәзер бит интернет заманы, барлык мәгълүматны шуннан укырга була, диләр кайберәүләр. Монысы да хак. Әмма кәгазьдә бастырылган, типография буявы исе килеп торган газетаны кулга алып укуга җитми инде. Бүгенге көндә безнең белән бергә булучы укучыларыбызны нәкъ шундыйлар исәбенә кертәбез һәм аларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Шунысын да әйтергә кирәк: газетада, аның сайтында, социаль челтәрләрдә урын алган язмалар бер-берсен кабатламыйлар, ә тулыландыралар гына. Ягъни бу очракта районыбыз тормышын чагылдыручы тулы бер комплекс барлыкка килә. 

Язылу барышына килгәндә, ул җиңелләрдән булмады. Почта аша язылуны оештыруда әлеге компания хезмәткәрләренең – үзәк почта элемтәсе бүлекчәсендә хезмәт куючыларның, авыллардагы почта элемтәсе бүлекчәләрен  җитәкләүчеләрнең һәм хат ташучыларның, авыл җирлекләре башлыкларының тырышлыгын әйтми мөмкин түгел. 

Әгерҗедәге төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючы райондашларыбызны яздыруда теләктәшлек күрсәтүче җитәкчеләренә, коллектив әгъзаларына да мең рәхмәт! Иң актив һәм иң күп алдыручы коллективларны без социаль челтәрләребез аша да күрсәтеп бардык. Яшермибез: кулларына район газетасы тотып фотога төшкән хезмәткәрләрне күрү күңелгә аерым рәхәтлек өстәде.  

Йөздән артык укучыбыз газетаны редакциянең үзенә килеп ала.  Җомга көнне иртән иртүк иртүк редакция бусагасын атлап керүче Руслан Насыйров, Баязит абый Садыйков, Сәгыйть абый Исмәгыйлев кебек тугры укучыларыбыз булу безгә эш дәрте генә өсти.

“Язылу бүләк ит” акциясе турында аерым әйтми мөмкин  түгел. РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, Мәскәүнең Татар штабы  җитәкчесе Рөстәм Ямалиев, башка елларда да әлеге игелекле акциягә кушылып, матди яктан мөмкинлекләре чикле газета укуларыбызга, күпкатлы йортларның өлкән вәкилләренә әбунә бүләк итеп сөендерәләр иде. Бу юлы да матур традициягә тугрылык сакладылар. Мондый мөмкинлектән файдаланган укучыларыбыз ихлас рәхмәтле аларга. 

Бу юлы безнең акциягә Әгерҗе эшмәкәрләре Алина–Эльвир Яруллиннар, юрист Станислав Никитин да кушылды. Эшләрегез уң булсын, игелек ияләре!

Язылу кампаниясе барышында редакция тарафыннан төрле акцияләр оештырылды. Иж-Бубыйда узган “Әбунәче көне”н аерым билгеләп үтәсе килә. Бу көнне авыл китапханәсенә район газетасын озак еллар алдыручылар җыелды. Алар белән җылы әңгәмә корылды, газетаның эчтәлегенә карата теләк-тәкъдимнәр тыңланды, язылу  оештырылды.  
           
– Бүген район газетасының 90 еллык тарихы бар. Ул безнең өйдә һәрчак булды. Аны әти-әнием дә алдырдылар. Мин дә яратып укыйм, – диде мәдәният ветераны Фаиз ага Мусин. 

Озак еллар Әгерҗе районы мәдәният бүлеген җитәкләгән Фаиз Раиф улы шәхси архивта сакланучы ретро-фотосурәт тә тәкъдим итте. Фотосурәттәге  хатын-кыз кулында – "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы. Ул елларда басма "Җиңү юлы" ("Путь победы") дип аталган. Әнә шулай, үткәнгә дә алып кайтты әлеге очрашу, алдагысын билгеләргә дә ярдәм итте. Киләчәктә мондый җылы аралашуларны башка авылларда да оештыру уе бар. 

Шулай итеп, безгә тугры укучыларыбыз белән бергәләп 2022 елның икенче яртысын башлыйбыз. Барыбызга да исән-сау булырга язсын, хөрмәтлеләребез! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев