Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе һәм Кече Пурга боксчылары ярышта сыналдылар

Ике районнан барлыгы 21 яшь спортчы җиңү өчен җан атты

Әгерҗедә яшүсмерләр арасында “Радуга талантов” балалар иҗаты йорты беренчелегенә бокс буенча ярыш узды.


Яшь спортчыларны “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, спорт бүлеге җитәкчесе Тимур Жуйков, “Радуга талантов” балалар иҗаты йорты директоры Валентина Федорова, бәйгенең төп иганәчеләре - Ижау бүлекчәсе профсоюзлар комитеты рәисе Лилия Әхмәтзакирова һәм “Водоканал” ширкәте директоры Илдус Шәймөхәммәтов сәламләделәр.


Ярыш 8 үлчәү категориясендә узды. Иң кечкенәләр арасында беренче булып Әгреҗедән Сәлим Бәшәров һәм Кече Пургадан Денис Федоров чыктылар. Сәлим әле 1 сыйныфта гына укый. Бокс белән шөгыльләнә башлаганына да берничә ай гына.


-    Көчле, нык булып үссен өчен әлеге спорт төренә бирергә уйладык. Бу, бигрәк тә ирем Айратның хыялы иде, - ди Сәлимнең әнисе Нәзилә.


Сәлим өйдә дә бокс белән шөгыльләнә. Груша да алганнар, перчаткалары да бар икән. Бәйгедә ул үз үлчәү категориясендә беренче урын алды. 
Илмурат Бәшәров та сынатмады. Аның өчен әнисе Лидия көч бирде. 


-    Беренче елын гына йөрибез, беренче бәйгедә сыналабыз, - диде ул.


Иң авыр үлчәү категориясендә катнашканнар арасында көрәш аеруча киеренке булды. Әгерҗедән Данияр Гыйззәтов һәм Кече Пургадан Станислав Зайцевның очколар саны тигез булды. Нәтиҗәдә, алар икесе дә беренче урынга чыктылар.


Бәйге шунысы белән кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балаларына көч бирергә күп әти-әниләр килгәннәр иде.


Баш хөкемдар вазифасын Әгерҗе боксчыларының тренеры Вадим Насыйров башкарды. Ул 22 ел тренер булып эшли. Бу көнне үсеп килүче буынны спортка тартуга зур тырышлык куйганы, нәтиҗәле хезмәте өчен аңа район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев