Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе Пенсия фонды идарәсе аягына басты + фото

Җомга көнне Әгерҗе районы Пенсия фонды идарәсе 2014 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов; - Пенсия фонды идарәсе ныклап аягына басты, - дип аларның эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Бу саннарда да ачык күренә. Мәсәлән, страховой взнос җыю планы 101,9 процентка үтәлде. Пенсия фонды бюдҗетына 245...

Җомга көнне Әгерҗе районы Пенсия фонды идарәсе 2014 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов;
- Пенсия фонды идарәсе ныклап аягына басты, - дип аларның эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Бу саннарда да ачык күренә. Мәсәлән, страховой взнос җыю планы 101,9 процентка үтәлде. Пенсия фонды бюдҗетына 245 миллион, медицина страхованиесенә 47 миллион сумнан артык взнос керде. Соңгы биш елда страховой взнос җыю ике тапкырга артты. Картлык буенча пенсия районда бүгенгә 10141 сум тәшкил итә. Пенсиягә һәм ана капиталына узган ел барлыгы 1 миллиард 342 миллион сум акча түләнгән. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 23 миллионга күбрәк. Узган ел ана капиталы алырга 258 граҗдан мөрәҗәгать иткән. Гомумән, районда барлыгы 1892 ана капиталы сертификаты бирелгән. Аларның 54 проценты тулысынча яки өлешчә сертификаттан файдаланган инде. Пенсия фонды идарәсе яңа пенсия законнарын тормышка ашыруга кереште. 2015 елда пенсия түләүгә бюджетта 1,3 миллиард сум каралган.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова киңәшмәдә страховой взнослар буенча бурычларны җыюны көчәйтү турында җитди сүз кузгалтты. Ә бурычлар зур. 16 миллион сум бурычның 9,5 миллионы эшмәкәрләрнеке. Суд приставлары белән берлектә бу бурычларны җыеп алу буенча зур эш алып бару бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев