Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе полициясе – икенче урында

Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Алар республикада үз категорияләрендәге хезмәттәшләре арасында икенче урынга чыктылар. Исегезгә төшерәбез, узган ел алар сигезенче позициядә иде. Әгерҗе полициясе узган елгы эшләре, проблемалары, бурычлары турында йомгаклау киңәшмәсендә сөйләште. Киңәшмәдә иң элек аларны район башлыгы Валерий Макаров котлады. - Без сезнең...

Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Алар республикада үз категорияләрендәге хезмәттәшләре арасында икенче урынга чыктылар. Исегезгә төшерәбез, узган ел алар сигезенче позициядә иде.
Әгерҗе полициясе узган елгы эшләре, проблемалары, бурычлары турында йомгаклау киңәшмәсендә сөйләште. Киңәшмәдә иң элек аларны район башлыгы Валерий Макаров котлады.
- Без сезнең уңышларыгыз өчен сөенәбез. Икенче урынга чыгу өчен күпме йокысыз төннәр, ялларсыз, бәйрәменәрсез эшләвегезне яхшы беләбез. Чын полиция хезмәткәре нәкъ шундый булырга тиеш тә инде. Нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Шуны аеруча искәртеп узасым килә, яңа елның беренче атнасында ук Лениногорскида нинди аяныч фаҗига булуы, биш баланың әниләре белән бергә янып үлүе барыбызны да тетрәндерде. Сер түгел, бездә дә авыр хәлдәге гаиләләр бар. Шуңа күрә участок вәкилләрен күпбалалы, авыр гаиләләрне һәрчак күз уңында тотарга чакырам. Аларның яшәү шартлары белән танышып, кирәк булганда безне дә ярдәмгә чакырып эшләргә кирәк. Мондый коточкыч фаҗига кабатланырга тиеш түгел, - диде ул.
Бүлек начальнигы Ренат Ибраһимовның отчетында һәр бүлекчә эшенә бәя бирелде, бурычлар куелды. Авыр җинаятьләрне ачуга аеруча күп хезмәт куелган. Икенче категория бүлекләр арасында авыр җинаятьләрне ачу буенча Әгерҗедә - иң яхшы күрсәткеч. Барлык үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, фатир басу кебек җинаятьләр барысы да ачылган. Тимур Хуҗахмәтов җитәкләгән җинаятьләрне эзләү бүлеге берничә ел инде беренче урында бара.
Киңәшмәдә проблемалар турында җитди сөйләшү булды. Бигрәк тә авыл халык дружиналары эше бер дә канәгатьләндерми.
- ДНД - безнең буйсынуда түгел. Ирекле халык дружиначылары үз теләкләре белән җәмәгать тәртибен саклауга чыгып, аны намус белән үтәргә тиеш. Ә бездә кайчак вакыт узсын, "галочка" кую өчен генә чыгалар. Авыл башлыклары әлеге дружина командирларына таләпчән булсыннар, үзләре дә аларның рейдларын контрольдә тотсыннар иде. Дружиначылар, участковый килеп, аларны рейдка алып чыкканны көтеп ятарга тиеш түгел. Алар мөстәкыйль рәвештә кичләрен авыл урамнарында, мәдәният учакларында, яшьләр җыела торган башка урыннарда патруль торырга бурычлы, - диде җәәмгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Радик Ваһапов.
Киңәшмәдә ДНДның эшчәнлеген нәтиҗәле итү өчен алардан ай саен фотоматериаллар белән беркетелгән отчет таләп итәргә кирәк дигән карарга килделәр. Радик Ваһапов иң актив ДНД әгъзаларын бүләкләргә кирәк дигән фикер дә җиткерде.
Киңәшмәгә йомгак ясап Ренат Ибраһимов:
- Без икенче урынга күтәрелгәнбез икән, бу позициядән чигенмәскә кирәклеге көн кебек ачык. Иң мөһиме, район халкы тыныч йокласын, тыныч эшләсен, җинаятьләр кимесен өчен барысын да эшләргә бурычлы. Безнең урамнарыбызда тәүлек әйләнәсе тынычлык булсын өчен ДНД белән бергә нәтиҗәле эшләү өчен көрәшәчәкбез, - дип ышандырды полиция начальнигы.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев