Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе район Советы сессиясенә Фәрит Мөхәммәтшинның килүе көтелә

    Районның узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәне, гадәттә, йомгаклау сессиясе ясый. Район Советының тиздән булачак XV сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы көтелә. Әлеге мөһим вакыйга алдыннан район башлыгы Валерий МАКАРОВ белән 2016 елдагы эшчәнлеккә тагын бер кат күз салып, быел район алдында торган бурычларны барларга булдык. - Валерий...

    Районның узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәне, гадәттә, йомгаклау сессиясе ясый. Район Советының тиздән булачак XV сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы көтелә.

    Әлеге мөһим вакыйга алдыннан район башлыгы Валерий МАКАРОВ белән 2016 елдагы эшчәнлеккә тагын бер кат күз салып, быел район алдында торган бурычларны барларга булдык.

    - Валерий Владимирович, узган ел районда башкарылган эшләрнең кайсысына аеруча уңай бәя бирәсез?

    - Татарстанда гамәлдә булган утыздан артык социаль юнәлештәге программаларның егерме бише безнең районда да тормышка ашырылу - үзе зур сөенеч. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы булсынмы, авылларда ФАПлар төзүме, юллар ремонтлаумы - болар барысы да халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга тәгаенләнгән. Ниһаять, Әгерҗенең Заводская урамында Мәдәният йортлары ачылу әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен зур шатлык булды дип уйлыйм. Әнә, ничек актив эш алып баралар мәдәни учакта, шунда яшәүче халыкны да тарта беләләр. Барҗы-Умга халкы да узган җәйдә клублы булды. Әгерҗедә ЗАГС ачылу да - күпләр өчен көтеп алынган вакыйга. Яшьләр яңа тормышка беренче адымнарын нәкъ менә шундый матур, зәвыклы бинада башларга тиеш. Красный бордагы "Алмалы" лагерен, "Наз" приютын капиталь ремонт программасына кертә алуыбыз - балаларга менә дигән бүләк. Быел җәен барлык шартлары булган лагерь каршы алачак малай-кызларны. Шунда ук күптәннән хыялланган спорт мәйданчыгы да булачак.

    Красный бордагы тагын бер мөһим социаль объект - тернәкләндерү үзәге турында да берничә сүз әйтми кала алмыйм. Күп кенә районнарда тернәкләндерү үзәкләре ябылганда, безнең аны саклап кала алуыбыз - өлкәннәрне кайгыртуыбызның матур үрнәге ул.

    - 2017 елда, гомумән, әгерҗелеләр өчен мондый күңелле яңалыклар күп көтелә. Моны быел булачак өй туйларын күз уңында тотып әйтүебез...

    - Әйе, шулар арасыннан аеруча әһәмиятлесе - әгерҗелеләр күптәннән хыялланган спорт заллы, ике бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексыдыр, мөгаен. Ул өлкәннәргә дә, эшләүче яшьләргә дә, балаларга да менә дигән бүләк булачак. Бүген анда Казанның "Фортэкс" компаниясе төзелеш эшләрен тулы көченә алып бара. Ометов урамында төзелүче әлеге бинаны август аенда кулланылышка тапшырырга планлаштырабыз.

    Район халкының сәламәтлеген тагын да ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында сөйләгәндә, быел сафка басачак тагын бер бина - модульле чаңгы базасы турында әйтми кала алмыйм. Татарстанның берничә районы белән беррәттән, безнең районның да әлеге базаны төзү программасына кертелүе - спорт сөючеләр өчен зур шатлык ул. Ул "Орешник" ял итү зонасында төзеләчәк. Әлеге ял итү зонасы болай да әгерҗелеләрнең яратып ял итә торган урыны инде. Ә биредә чаңгы базасы да төзелсә, халык тагын да күбрәк йөри башлар, алай гына да түгел, "Орешник" спорт чаралары, бигрәк тә чаңгы ярышлары уздыру үзәгенә әйләнер дип уйлыйм.

    - Узган ел Әгерҗегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе районыбызда берничә мөһим объектка нигез салу өчен этәргеч булды.

    - Әйе, Президентның эшлекле визиты вакытында Әгерҗедә Балалар иҗаты йорты төзү һәм Иж-Бубыйда тарихи бинаны торгызу буенча җитди сөйләшүләр булды һәм Президент аларны төзүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Безнең Президент буш вәгъдәләр өләшеп йөрүче җитәкче түгел. Озак та үтми, Иж-Бубыйга Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров килде. Әлеге йортны сафка бастыру буенча проект эшләре башкарылды инде. Җәй көне аны төзеп кулланылышка тапшырырбыз дип уйлыйм. Әлеге йорт гадәти музей гына булмыйча, күпфункцияле үзәк ролен башкарачак. Анда Иж-Бубый тарихы, бертуган мәгърифәтчеләр - Бубилар эшчәнлеге белән бәйле экспонатлар, шунда ук Хәрби дан залы да урын алачак. Ул Халыклар дуслыгы йорты ролен дә башкарыр дип күзаллыйбыз.Чөнки анда районыбызда гомер кичерүче төрле милләт вәкилләренең тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдыручы экспонатлар да булачак. Шунда ук татар, рус, мари, удмурт милли автономияләре вәкилләренең эшчәнлеге өчен уңай шартлар да тудырырга планлаштырабыз. Киләчәктә милли юнәлештәге чаралар нәкъ менә шул йортта узачак.

    Чайковский урамындагы Балалар иҗаты йортына узган елның сентябрендә беренче нигез ташы салуыбыз, аның астына киләчәк буыннар өчен юллама язып урнаштыруыбыз да - бүгенгедәй күз алдында. Әлеге иҗат йорты да быелгы җәйдә кулланылышка тапшырылыр дип уйлыйм. Яңа уку елы алдыннан мондый мәһабәт бина балалар, әти-әниләр өчен дә менә дигән бүләк булыр. Иң мөһиме, әлеге йортта картинг клуб эшләячәк. Ә бу - безнең балаларның күптәнге хыялы.

    - Ә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә ниләр эшләнә?

    - Югарыда телгә алынган объектлар Әгерҗедә сафка басса да, аларга авыл халкы да бик теләп йөрер дип уйлыйм. Чөнки авыл кешесе шәһәрнекенә караганда да актив бит хәзер. Ә программаларга килгәндә, күп кенә авылларда быел да "Чиста су", урамнарны яктырту республика программалары гамәлдә булачак. Шаршадыда авыл җирлеге Советы урнашкан бина ремонтланачак. Исәнбайда Мәдәният йортында җиде миллион сумнан артыкка ремонт эшләре башкарылды. 2017 елда Бимада модульле ФАП, Азевода 50 урынга исәпләнгән клуб төзелә. Кырынды балалар бакчасын капиталь ремонт көтә. Красный борда чистарту корылмасы төзү планлаштырыла. Авыл эчләрендәге юлларны ремонтлауны дәвам итәбез. Үзара салым акчаларына һәр авылда да үзләре билгеләгән эшләр башкарылачак.

    - Тулы канлы тормыш белән яшәү өчен болары да кирәк, әлбәттә. Ә көндәлек тормышта җитәкчеләребез нинди максатлар куеп эшли?

    - Һәр иртәдә оешма-предприятие җитәкчеләре белән уздырыла торган планеркаларыбыз "Һәр йортта җылылык, электр энергиясе бармы?" дигән сорауга җавап эзләүдән башлана. Райондагы бер генә кешенең дә утсыз-җылысыз, ярдәмчесез яшәвенә юл куярга хакыбыз юк. Мин моны үзем дә ныклы контрольдә тотам, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләреннән дә шуны таләп итәм. Иң мөһиме - халык һәрдаим безнең кайгыртучанлыкны тоеп яшәргә, безгә ышанырга тиеш. Агымдагы елда да бу иң төп бурычларыбызның берсе булып калачак.

    - Валерий Владимирович! Әңгәмәбез ахырында күпсанлы газета укучыларыбыз исеменнән Сезне кичә, 16 февральдә, билгеләп үткән гомер бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сез газета укучыларыбызны борчыган проблемалар белән дә һәрчак кызыксынып, аларны тиз арада чишү өчен эшлекле фикерләр җиткереп торасыз. Безгә яңа идеяләр, халык өчен файдалы темалар тәкъдим итүегез өчен дә без Сезгә рәхмәтле. Киләчәктә дә райондашларыбыз мәнфәгатьләрен яклау юлында хезмәт итәр өчен яныгызда уң кулыгыз булырдай эшлекле команда, яхшы фикердәшләр булсын. Үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга, бигрәк тә тугызынчы дистәсен ваклаучы әниегезгә исәнлек-саулык телибез.

    Әңгәмәдәш - Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: