Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев - илнең иң яхшы сәясәтчеләре исәбендә

Масштаблы конкурска йомгак ясалды

«Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды. Конкурста барлыгы 34 меңгә якын гариза кабул ителгән. Җиңүчеләр илнең әйдәп баручы иҗтимагый-сәяси эшлеклеләреннән персональ остазын һәм «Сенеж» идарә остаханәсендә дәүләт идарәсе югары мәктәбе (ВШГУ) белән берлектә гамәлгә ашырыла торган иҗтимагый-сәяси лидерларны үстерү мәгариф программасында катнашу хокукын алачак.

Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев шулай ук «Россия лидерлары. Сәясәт» проектында катнашып, финалга узган иде. Җиңү елмаймаса да, ул нәтиҗәләрдән бик канәгать булуын белдергән. 

Бизнес-онлайн басмасына район башлыгы берничә ел дәвамында Татарстанның идарә кадрлары резервында булуын сөйләгән.

«Ел саен квалификация күтәрү курслары булды, бу конкурста югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде, — дип билгеләп үтте ул. — Бу минем беренче финалым — минем өчен бик югары нәтиҗә. Беренче тапкыр Россия буенча иң яхшы йөзлеккә керә алдык" - ди җитәкче. 

Аның сүзләренә караганда, әлеге чарадан ул, аерым алганда, белем бирү учреждениеләре эше, инвесторлар белән багланышлар буенча Әгерҗе районына муниципаль дәрәҗәдә дә кертергә мөмкин булган идеяләр алып кайта.

«Берничә кызыклы элемтә бар, һәм без аларны перспективалы инновацион проектларны гамәлгә ашыруда бәйләүче буын буларак карыйбыз. Танышулар дәвам итәр һәм нәтиҗә буларак, Татарстан территориясендә конкрет инвестпроектлар барлыкка килер дип өметләнәбез», — диде ул.

Бу соңгы конкурсны Азат Рөстәмович шәхсән үзе өчен "бик нәтиҗәле", дип атый.

«Алда зур эшләр көтә. Конкурс минем өчен барлык яктан да уңышлы булды, мин бик канәгать. Машков белән фотога да төшә алдык - ул минем яраткан актерым», дип уртаклашкан Азат Вәлиев.

Бизнес-онлайн фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев