Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы делегациясе авыл халкының активлыгын күтәрүгә багышланган киңәшмәдә катнашты

Әгерҗе районы делегациясе Түбән Камада узган зона киңәшмә-семинарында катнашты.

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров алып бардылар. 12 район делегациясе белән беррәттән чарада Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлекләре башлыклары да катнаштылар.

Иң башта авыл башлыклары, түгәрәк өстәл артына җыелып, җирлекләрне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Сораулар арасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру механизмнары, авыл хуҗалыгы тармагында кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын һәм авылда эшмәкәрлекне үстерүнең заманча алымнарын камилләштерү мәсьәләләре дә күтәрелде. Аларның иң актуаль һәм җитдиләрен хәл итү өчен республика җитәкчелегенә юлладылар.

Аннан республика белгечләре кече хуҗалыкларга ярдәм итү буенча гамәлгә ашырылучы егермедән артык программа эшләве, аларның терлек, технологик җайланмалар алуга, мини-фермалар төзүгә тәгаенләнгән булуын җиткерделәр, 2020-2025 елларга исәпләнгән “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ дип аталган яңа дәүләт программасы белән дә таныштырдылар. Җитәкчеләр алдына авылларда мал, шул исәптән сыерлар санын киметмәү, ит җитештерү, сөткә бәя арттыру бурычлары да куелды. Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыкларына фермер хуҗалыкларын үстерүгә бәйле эшләр торышын анализларга, алдынгы районнарның тәҗрибәсен өйрәнергә кирәклеген дә билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев