Әгерҗе районы – республикада унөченче урында
Хәзерге вакытта район буенча тәүлеккә 53,5 тонна сөт савыла
Сөт саву күрсәткечләре буенча Әгерҗе районы – республикада унөченче урында.
Хәзерге вакытта район буенча тәүлеккә 53,5 тонна сөт савыла. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 18,5 тоннага күбрәк. Бер сыердан савыла торган сөт 19,8 кило тәшкил итә.
“Нәүрүз“ ширкәтендә – 42,6, “Наҗар“ хуҗалыгында – 3,4, фермерларда 7,5 тонна сөт савалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев