Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы шартлы рәвештә өч зонага бүленәчәк

    Проблемаларны ачыклап, алга барырга

    Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның барлык авыл җирлекләрен тикшерделәр. 

    Тикшерү барышында үткәрелгән чаралар буенча район хакимияте бинасында киңәшмә уздырылды. Аның эшендә район башлыгы Азат Вәлиев, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр һәм фермерлар катнашы. 

    Киңәшмә барышында авыл эшмәкәрлегенә кагылышлы бик күп актуаль мәсьәләләр каралды, проблемалар җиткерелде, яңа план һәм фикерләр әйтелде. 
    Авыл хуҗалыгы кооперациясе үсеше буенча компетенцияләр үзәге директоры Илнур Хәбибуллин кооперативларга дәүләт ярдәме турында гына сөйләп калмыйча, аларның нәтиҗәлелегенә дә тукталды. Ул фермерлык һәм шәхси хуҗалыкларның ит, сөт һәм башка үзләре җитештерә торган продукцияне сату буенча булдырылган схемаларына тукталды. 

    –    Безнең бурыч – бу өлкәдәге проблемаларны ачыклау, аларны чишү һәм алга бару. Иң беренче чиратта, авыл халкы арасында аңлату эшләре алып бару мөһим. Алар үз мөмкинлекләренә дөрес бәя биреп, эшлеклелек активлыгын үстерергә тиеш, – диде Илнур Рафак улы.  

    Азат Вәлиев авыл җирлекләре башлыклары алдына киңәшмәдә яңгыраган проблемаларны чишү юнәлешендә якын арада эш башлау бурычын куйды. Ул Компетенцияләр үзәге белгечләре белән күмәк эш барышында район шартлы рәвештә өч зонага бүленәчәк дип белдерде. Планда крахмал заводы төзү барлыгын да әйтте. 

    Тикшерү нәтиҗәләре буенча Әгерҗе районының кластер картасы булдырылачак. Анда үсеш нокталары һәм инвестицияләр җәлеп итү мәйданчыклары билгеләнәчәк. 

    Алга таба районда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү нәтиҗәлелеге атналыгын уздыру планлаштырыла. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: