Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы – Татарстанның иң ерак төньяк-көнчыгыш ноктасы

Районның озынлыгы 140 чакрымга сузылган

Үзәк башкарма комитетның 1927 елдагы 14 февраль Карары буенча Татарстан АССРда беренче сигез район, шул исәптән Әгерҗе районы да оештырыла. Безнең районның рәсми оештырылу вакыты шул елның 10 апрель Карары белән беркетелә. Район үзәге итеп Әгерҗе билгеләнә. Быел апрель аенда районыбыз оешуга 95 ел тулды. 

Әгерҗе районы территориясе элекке кантон вакытындагыча диярлек кала. Тик Исәнбай волосте Чаллы кантонына, Шаршады авылы, Салагыш волостеннан алынып, яңа оешкан Әгерҗе районына бирелә. Бу елларда районда 25 авыл Советы берләшкән 105 торак пункт була, 29422 кеше исәпләнә. 

Салагыш һәм Исәнбай волостьлары 1930 елның 10 август карары нигезендә Красный бор районы итеп оештырыла. Район үзәге итеп Красный бор билгеләнә.

Яңа оешкан районга 1930 елда 29 авыл Советына берләшкән  92 торак пункт кергән. Красный бор районы 30 ел яши. 1960 елның 28 октябрендә ул административ район буларак бетерелә һәм Әгерҗе районына кушыла. 

1963 елның февралендә Әгерҗе районы бетерелеп, 1964 елның 4 мартына кадәр Алабуга районы составында була. 1964 елдан башлап безнең район хәзерге чикләрендә яшәп килә. 

Әгерҗе районы – Татарстанның иң ерак төньяк-көнчыгыш ноктасы. Районның озынлыгы 140 чакрымга сузылган. Гомуми мәйданы 1796 квадрат километр. 

Безнең төбәктә иң күп халык яшәгән чор 1919-1921 елларга туры килә. Бу вакытта районда 46 меңгә якын кеше гомер кичергән.Аннан халык саны кимүгә таба бара. 

2022 елның 1 январена 22 җирлектә (1 – шәһәр, 21 авыл җирлеге) 33936 кеше исәпләнә. Шуның  19628е – Әгерҗедә, 14308е авылларда яши. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев