Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе – республикада иң яхшысы

Айрат Хәнәфиев җитәкчелегендәге Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе коллективына республика баш ветеринары Алмаз Хисаметдинов тарафыннан югары бәя бирелде.

 

 

Күптән түгел билгеләп үтелгән Россия ветеринария хезмәткәрләре көне, Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсенең 25 еллыгы уңаеннан Казанда тантаналы чара узды. Баш ветеринарлар, әлеге тармакта эшләгән ветераннар җыелган әлеге бәйрәмдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария берләшмәләренә 101 “Лада Ларгус“ машинасы ачкычларын тапшырды.

  • Әлеге мобиль автомобиль оператив рәвештә ветеринария ярдәме күрсәтергә,  эпизоотек, профилактик, йогышлы авыруларны кисәтү буенча эш алып барырга ярдәм итәчәк, – ди сөенеп Премьер-министр кулыннан ачкыч алган районның баш ветеринары Айрат Хәнәфиев.

Безнең район ветеринарларын бу көнне тагын бер зур бүләк тапшырып шатландырдылар. Алар, өч еллык хезмәт нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынга лаек булып, заманча системалар белән җиһазландырылган өр-яңа “Лада Ларгус“ автомобиленә ия булдылар.

  • Икенче-өченче урыннарны алган Баулы һәм Әлмәт районнарыннан коллегаларым белән сәхнәгә күтәрелеп шундый дәрәҗәле бүләк алу, әлбәттә, зур куаныч. Җитәкчебез Алмаз Хисаметдинов “бу – сезнең эшегезгә олы бәя, әмма шул ук вакытта киләчәккә бурыч та“, диде. Мондый нәтиҗәгә без бердәм, тырыш, зур коллективыбыз белән бергә ирештек. Мин бик тә җаваплы һәм мөһим вазифа башкаручы тырыш хезмәттәшләремә дә олы рәхмәтемне белдерәм, – ди Айрат Хәкимҗанович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев