Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы юл төзүчеләре тулы көчкә эшлиләр

Хәзерге вакытта “Брус” юл төзүчеләре төп планлы эшләрне башкаралар.

Әгерҗедә “Аист” кибете тирәсендәге Крестьянская урамы буенча асфальт салалар. Моның белән беррәттән, Толстой урамында һәм Ленин урамының бер өлешендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак. Гайнуллин һәм Шәмсетдинов урамнарына комлы вак таш түшәләчәк.

 “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында “Брус”лылар шулай ук ишегалды территорияләренә асфальт салуга керешәләр.

Болар белән бергә юл төзүчеләр районда да эшлиләр. Узган ел төзи башлаган Иске Эсләк–Черново юлын тапшыруга әзерлиләр. Красный борда яңа чистарту корылмасына илтүче юлны да тәртипкә китерәләр. Олы юлдан Салагышка кадәрге юлда өч чакрым арага асфальт салырга планлаштыралар. Анда ком һәм вак таш түшәгәннәр инде.

  • Алга таба авылга кадәр 900 метрлап кына ара кала. Бу участокны да игътибарсыз калдырмыйбыз, анда вак таш түшибез, – ди Минсәет Минрахман улы.

Быел “Брус” предприятиесе юл төзүчеләре Иске Чекалдада Чапаев, Иж-Бубыйда Магистральная һәм Набережная урамнарына да комлы вак таш салачаклар. Исәнбайга илтүче 2,5 чакрым юлда асфальт өстенә яңа асфальт түшәләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев