Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы делегациясе Мөслимгә эшлекле сәфәр кылды

    Тәҗрибә уртаклашу максатыннан узган атнада Әгерҗе районы делегациясе Мөслим районына эшлекле сәяхәт кылды. Делегация составында районыбызның хакимият вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре бар иде. Бәлки, кемдәдер "ни өчен Мөслимгә?" дигән сорау туар. Беренчедән, быел мөгаллимнәрнең республика август киңәшмәсе нәкъ менә шунда узып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге район үсешенә югары бәя биргән...

    Тәҗрибә уртаклашу максатыннан узган атнада Әгерҗе районы делегациясе Мөслим районына эшлекле сәяхәт кылды. Делегация составында районыбызның хакимият вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре бар иде.

    Бәлки, кемдәдер "ни өчен Мөслимгә?" дигән сорау туар. Беренчедән, быел мөгаллимнәрнең республика август киңәшмәсе нәкъ менә шунда узып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге район үсешенә югары бәя биргән иде. Икенчедән, Мөслим республикада яңа форматтагы территория буларак танылды.

    Бер язма кысаларында гына анда күргәннәр хакында бәян итү мөмкин түгел. Шулай да Мөслимнең аеруча истә калган урыннары белән сезне дә таныштырасыбыз килә.

    КОЯШЛЫ ЫК

    Мөслимнең визит карточкасы - Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында төзекләндерелгән "Кояшлы Ык" ял зонасыдыр, мөгаен.

    Чыннан да, кыска гына вакыт эчендә республика ярдәме һәм халык тырышлыгы белән Ык елгасы буен, чын мәгънәсендә, күпфункцияле мәйданчыкка әверелдергәннәр. Биредә велосипед юлы, җәяүлеләр өчен махсус сукмаклар, утырып ял итәр өчен эскәмияләр, балаларга уйнар өчен мәйданчыклар, су коену, кызыну өчен аерым урыннар һәм без күрергә өлгермәгән тагын бик күп зоналар җиһазландырылган. Елга буен экзотик җәнлекләр фигуралары, төрледән-төрле фонарьлар бизи. Бик тиздән яр буе яшеллеккә күмеләчәк, чөнки анда мең ярымнан артык агач һәм куаклар утыртылган. Яр буйларын төзекләндерү эшләре һаман дәвам итә.

    - "Кояшлы Ык" халык төзелешенә әверелде. Беренчедән, бу зона халык фикерен искә алып үзгәртелә. Икенчедән, аның төзелешендә халык үзе дә бик актив катнаша, - диде әгерҗелеләрне озатып йөрүче хакимият вәкиле.

    Без барган көнне дә кайсыдыр оешма вәкилләре ял зонасы буйлап корылган коймаларны буяу белән мәшгуль иделәр. Тирә-якны чистарту, үләннәрне чабу, яр буйларын чүп-чардан арындыру кебек эшләрнең барысында да халык катнаша икән. Сүз уңаеннан: нинди генә чистарту өмәсе булмасын, анда укучылардан алып өлкәннәргә кадәр үз өлешен кертә. Әйтик, бу арада Мөслим зиратларында Өлкәннәр көне уңаеннан өмәләр уза. Анда оешма-предприятие вәкилләре дә, яшьләр дә, өлкән сыйныф укучылары да җәлеп ителә.

    Мөслимдә тагын берничә ял итү урынында булдык. Болар - Тукай, Мөслим йөрәге, Пушкин скверлары, Курай паркы. Аларның исемнәре генә дә "җисемнәре" турында ачык сөйли. Бу ял урыннарының һәркайсы чәчәкләргә күмелеп, чисталыклары белән ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора.

    КИЧКЕ МӨСЛИМ ТАГЫН ДА МАТУРРАК

    Мөслим буйлап йөргәндә тагын бер үзенчәлеккә игътибар иттек: ул да булса урамнардагы яктырткычлар һәм утлар бизәлеше.

    - Яктырткычлар һәм утлар бизәлеше буенча төп иганәчебез - "Тимерче" ширкәте директоры Игорь Бубеков, - дип таныштырдылар. Биредә нинди генә бина булмасын, мәктәптән тыш эшләр үзәгеме, музеймы, китапханәнме - аларга керү уңае яктырткычлар белән бизәлгән. Әлеге дә баягы "Кояшлы Ык" ял зонасы да кичен утларга күмелә, диделәр. Шуңа күрә кичке Мөслим тагын да матуррак булып, төрледән-төрле төсләргә күмелеп күз алдына килде.

    Ә менә җитештерүгә килгәндә, әлеге "Тимерче" ширкәтеннән тыш, Мөслимдә "Агромастер" авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү шәхси предприятиесе эшли. Аның даны хәтта чит илләргә таралган. Күптән түгел сөт заводы үз эшчәнлеген кабат яңарткан.

    Мөслимдә өч мәктәп бар, балалар бакчалары - бишәү. "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге, эретеп ябыштыручы, пешекче кебек белгечләр әзерли торган күптармаклы уку-укыту үзәге, заманча китапханә, балалар сәнгать мәктәбе, музей, мәчетләр... Озын сүзнең кыскасы, тулы канлы яшәеш өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Кечкенә генә Мөслимдә өч мәчет эшли. Әле күптән түгел генә сафка баскан гыйбадәт йортын иганәче ярдәме белән төзегәннәр. Ул илле миллион сумга төшкән. Җыйнак, әмма бик тә зәвык белән эшләнгән бу Аллаһ йортын да халык үз итеп өлгергән. Җомга намазларына 50-60лап кардәшебез йөри, диделәр.

    ҮЗАРА САЛЫМ - БЕР МЕҢ СУМ

    Мөслим халкы туган төбәген тагын да төзек, матур, уңайлы итү өчен матди өлеш тә кертә. Ничек итеп дисезме? Анда үзара салым күләме - бер мең сум. Әнә, узган ел шул рәвешле 8 миллион сум акча җыелган. Хөкүмәттән артып кайткач, 40 миллион сум булган. Быел да салым күләме шул ук калачак.

    Менә шулай яши Мөслим халкы. Кайту юлына кузгалгач та районның хезмәт алдынгылары хөрмәтенә кулган Мактау тактасындагы:

    "Бәхетебез таптык шушы җирдә,

    Без бәхетле газиз Мөслимдә" дигән сүзләр озак вакыт күңелдән китмәде. Туган төбәген ихлас яратучы, аны, чын мәгънәсендә, данларга омтылучы мөслимлеләргә карата олы хөрмәт хисләре белән кайттык без әлеге төбәктән.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Автор фотолары.

    Белешмә:

    Мөслим районына 1930 елда нигез салынган. Район үзәге - Мөслим авылы. Биредә 44 урам бар. 19 авыл җирлегенә 71 авыл карый. Гомуми халык саны - 22 меңнән артык. Шуның 8 меңнән артыгы Мөслимдә яши. Халыкның 90 проценты - татарлар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: