Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы җитәкчелеге тимерьюлчылар белән очрашты

Район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Очрашуга Әгерҗе шәһәр Советы депутатлары да чакырылган иде. Район хакмияте һәм тимерьюлчылар арасындагы сөйләшү нигездә 2020 елга кадәр районның социаль-икътисади үсеше турында барды. Район башлыгы тимерьюлчылардан әлеге стратегик планга кертү өчен яңа идеяләр, тәкъдимнәр көтүен әйтте. Горький...

Район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Очрашуга Әгерҗе шәһәр Советы депутатлары да чакырылган иде.
Район хакмияте һәм тимерьюлчылар арасындагы сөйләшү нигездә 2020 елга кадәр районның социаль-икътисади үсеше турында барды. Район башлыгы тимерьюлчылардан әлеге стратегик планга кертү өчен яңа идеяләр, тәкъдимнәр көтүен әйтте. Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин да тимер юл предприятиеләре җитәкчеләренең һәрберсеннән эшлекле, стандарт булмаган тәкъдимнәр таләп итәчәген белдерде.
Очрашуда район финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин тимер юл предприятиеләренең район бюджетын тулыландыруга керткән зур өлеше турында сөйләде, шул ук вакытта салым буенча бурычлары булуын да искәртеп узды. Александр Лапшин ел ахырына кадәр бурычларны капларга ышандырды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров тимерьюлчыларның шәһәрне яңа елга бизәүгә битараф каравыннан зарланды. Тимерьюлчылар акча юклыктан зарланып алсалар да, район башлыгы аларга авыз да ачтырмады.
- Сез нәрсә, егетләр... Үзегез, сезнең балаларыгыз өчен кирәк бит бу матурлык. Кемгә хәзер югарыдан шәһәр-авылларны бизәргә акча бирәләр? Табыгыз, эзләсәң, тырышсаң, таулар күчерергә була хәзерге заманда. "Акча юк" дигән җавапны кабул итмибез, - диде Валерий Макаров. Аның сүзләрен җөпләп, Александр Лапшин Әгерҗедәге тимер юл предприятиеләре арасында Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан итүен белдерде.
Очрашуда яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева яшь тимерьюлчыларның яшьләр тормышында пассив катнашуын, тимерьюлчы һөнәренең егетләр арасында дәрәҗәсе төшә, остазлык хәрәкәтенең югала баруына борчылуын белдерде. Александр Лапшин бу сүзләр белән килешүен, киләчәктә әлеге проблема өстендә яшьләр сәясәте бүлеге белән бергәләп эшләргә кирәклегенә басым ясады.
Киңәшмәдә тимерьюлчылар арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлыларның шактый җыелуы турында да сөйләшү булды. Һәр җитәкчегә үз коллективындагы мондый бурычлыларның исемлеге бирелде.
Очрашу ахырында Валерий Макаров киләчәктә дә тимерьюлчылар белән ешрак очрашып, проблемаларны шулай бергәләп чишәчәкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев