Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы казнасы ни хәлдә

    Бу атнада узган Әгерҗе районы Советы сессиясендә финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред БАДАХШИН депутатларны Әгерҗе районы казнасының беренче яртыеллыкта үтәлеше белән таныштырды. КЕРЕМНӘР Беренче яртыеллыкта консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше еллык планга карата - 51, район бюджеты - 50, шәһәр җирлеге казнасы планы - 49, авыл җирлекләре бюджеты 82 процентка үтәлде. Авыл...

    Бу атнада узган Әгерҗе районы Советы сессиясендә финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред БАДАХШИН депутатларны Әгерҗе районы казнасының беренче яртыеллыкта үтәлеше белән таныштырды.
     
    КЕРЕМНӘР
    Беренче яртыеллыкта консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше еллык планга карата - 51, район бюджеты - 50, шәһәр җирлеге казнасы планы - 49, авыл җирлекләре бюджеты 82 процентка үтәлде. Авыл җирлекләре бюджеты үтәлешенә гражданнардан үзара салым җыю ярдәм итте. Районның консолидацияләнгән казнасына 151 миллион 652 мең, район бюджетына 123 миллион 567 мең, шәһәр җирлеге казнасына 20 миллион 193 мең һәм авыл җирекләре бюджетына 7 миллион 892 мең сум акча керде. Казнага түбәндәге предприятиеләр аеруча зур өлеш кертте:
    "Россия тимер юллары" җәмгыяте - 57 миллион 512 мең,
    "Агро-Кама" ширкәте - 2 миллион,
    "Нәүрүз" ширкәте - 3 миллион 889 мең,
    Район электр челтәре - 1 миллион 706 мең,
    "Агрофирма - Әгерҗе" ширкәте - 1 миллион 59 мең,
    НГДУ "Прикамнефть" - 1 миллион 456 мең,
    "КамПромЛес" ширкәте 951 мең сум.
    Гражданнар тапшырган үзара салым 3 миллион 92 мең сум тәшкил итте.
    Җирле бюджетның иң зур салымы - җир салымы. Еллык план 13 миллион 627 мең сум булса, алты айда 7 миллион 774 мең сум җир салымы җыелган. Үтәлеш - 57 процент.
    Ә менә физик затларның милкенә салым планы 3 миллион 302 мең сум булса, аның 176 мең сумы гына җыелган, үтәлеш - нибары 5 процент. Мондый түбән күрсәткеч милеккә салымны түләү срогы төгәлләнмәү белән аңлатыла.
     
    ЧЫГЫМНАР
    Консолидацияләнгән бюджеттан чыгымнар алты айда 383 миллион, район бюджетыннан 364 миллион, шәһәр җирлегеннән 24 миллион, авыл җирлекләре бюджетыннан 25 миллион сум тәшкил итте.
    Бюджеттан иң күп акча мәгариф учреждениеләренә бирелә. Алты айда бу тармакка 271 миллион сум акча тотылган.
    Район мәдәният тармагына консолидацияләнгән казнадан - 26 миллион, район бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленгән.
    Торак-коммуналь хуҗалыкка 17 миллион сум тотылган.
    - Еллык бюджетны үтәү аеруча катлаулы һәм киеренке булачак. Икенче яртыеллыкта керем планын тутыру буенча аеруча тырышып эшләргә, чыгымнарны киметү юлларын эзләргә кирәк булачак, - диде чыгышының ахырында Альфред Бадахшин.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.
     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: