Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы – тугыз айда

ТӨЗЕЛЕШ Тугыз айда районда предприятие һәм оешмалар, халык тарафыннан үз хисапларына 23326 кв.метр торак мәйданы төзелде. Шуның 19039 кв.метры - Әгерҗедә, 4287 кв.метры - авыл җирлекләрендә. АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ 1 октябрьгә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 15596 баш мөгезле эре терлек исәптә тора иде. Тугыз айда сөт җитештерү, узган ел...

ТӨЗЕЛЕШ
Тугыз айда районда предприятие һәм оешмалар, халык тарафыннан үз хисапларына 23326 кв.метр торак мәйданы төзелде. Шуның 19039 кв.метры - Әгерҗедә, 4287 кв.метры - авыл җирлекләрендә.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
1 октябрьгә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 15596 баш мөгезле эре терлек исәптә тора иде.
Тугыз айда сөт җитештерү, узган ел белән чагыштырганда, 33 процентка артты һәм 179329 центнер булды. Ә ит җитештерү тере авырлыгында 22 процентка артты һәм 19973 центнер тәшкил итте.
Шәхси хуҗалыкларда 5861 мөгезле эре терлек асрала, шуларның 2090ы - сыер.

ХАЛЫКНЫҢ ТОРМЫШ ДӘРӘҖӘСЕ
Райондагы эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы, 2013 ел белән чагыштырганда, 9,2 процентка артты һәм 24143 сум булды.
Татарстандагы муниципаль районнар арасындагы рейтингта халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча Әгерҗе районы 1 сентябрьгә дүртенче урында иде.

МӘШГУЛЬЛЕК ҺӘМ ЭШСЕЗЛЕК
Райондагы эре һәм урта предприятиеләрдә август аенда 9001 кеше исәпләнелә иде. Менделеевск мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында 1 октябрьгә 187 эшсез теркәлгән.

ДЕМОГРАФИЯ
Тугыз айда районда 388 сабый туды, 443 кеше вафат булды. 172 пар теркәлде, 94 гаилә таркалды.
Январь-август айларында районга 1004 кеше килде, 1009 кеше күчеп китте.

ХОКУК БОЗУЛАР
Тугыз айда 226 җинаять теркәлде. Бу, 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, 13,5 процентка артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев