Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районына өч мәктәп автобусы бирелде

    Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. Район башлыгы Валерий Макаров һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина Президентыбыз кулыннан өч мәктәп автобусы ачкычы алдылар. - Бу автобуслар Тирсә, Кичкетаң мәктәпләренә һәм мәгариф идарәсенә булачак, - дип хәбәр итте Вәсилә Гарәфетдиновна. Тантанада, гомумән, федераль программа...

    Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды.

    Район башлыгы Валерий Макаров һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина Президентыбыз кулыннан өч мәктәп автобусы ачкычы алдылар.

    - Бу автобуслар Тирсә, Кичкетаң мәктәпләренә һәм мәгариф идарәсенә булачак, - дип хәбәр итте Вәсилә Гарәфетдиновна.

    Тантанада, гомумән, федераль программа буенча 51 машина тапшырылды. Алар 26 районга юнәләчәк. Узган ел авыл укучылары өчен республикага 100дән артык мәктәп автобусы килгән иде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: