Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү ахырына якынлаша

Быел Әгерҗедә - сигез, Красный бор һәм Тирсәдә берәр күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләрен башкару өчен районга 25 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Күп йортларда кыш айларыннан бирле ремонт эшләре гөрли. Кайберләрендә инде ул финишка якынлаша. Гагарин урамындагы 5нче йортның моңа кадәр түбәсендә, тышкы ягында ремонт эшләре башкарылган булган....

Быел Әгерҗедә - сигез, Красный бор һәм Тирсәдә берәр күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләрен башкару өчен районга 25 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Күп йортларда кыш айларыннан бирле ремонт эшләре гөрли. Кайберләрендә инде ул финишка якынлаша.

Гагарин урамындагы 5нче йортның моңа кадәр түбәсендә, тышкы ягында ремонт эшләре башкарылган булган. Чират хәзер электр хуҗалыгына җиткән. Бу көннәрдә "ЭнергоСервис-Әгерҗе" ширкәте монтерлары электр хуҗалыгын алыштыру белән мәшгуль. Мастер Алексей Соболев кул астында эшләүче егетләр Рамил Нагоманов, Руслан Ямалиев, Геннадий Степанов, Эдуард Логинов әлеге йортта иртәдән кичкә кадәр һәр каттагы щитларны алыштыралар.

- Монысы беренче этап кына әле. Аннан соң "стояк"лардагы кабельләрне алыштырачакбыз. Безнең алда гомуми щитлар кую, подваллардагы кабельләрне яңарту бурычы да тора, - ди мастер Алексей Соболев.

- Әле болар белән дә эш бетмәячәк. Подъезд эчләренә светодиод лампалар һәм һәр подъезд алдына яктырткычлар куелачак, - дип сүзгә кушыла баш инженер Габденур Закиров.

Монтерлар бер тәүлек алдан кайсы подъездда эш башкарачаклары турында белдерү эләләр. Эшләрен төгәл һәм сыйфатлы башкаргач йортта яшәүчеләрдән зар-моң да ишетмиләр.

- Электриклар эшеннән әлегә без канәгать. Ремонт көнне сәгать 5кә кадәр ут булмый дип язылса да, эшләрен төгәлләүгә утны кушалар. Ут эш бара торган подъездда гына сүндерелә. Артларыннан чүпләрен җыеп китәләр, кимчелекләрен әйтсәк, шунда ук төзәтәләр, - ди подъезд буенча җаваплы Людмила Кухарчук.

Бу йортта яшәүче Рафаэль абый Миңнеханов "электриклар щит ачкычын бирмиләр, пыяла аша счетчик саннары күренми", дип зарланып алды.

- Щит ачкычлары фатир хуҗаларына бирелмәячәк. Анда электр көчәнеше зур. Саксыз кагылсаң, ток сугарга да мөмкин. Ә фатирда ут сүнеп китсә, автомат "выключатель" урнаштырылган щит ачыла, утны шунда ук кушарга мөмкин, - ди Габденур Закиров.

Яңа куелган щитларда счетчик күрсәткечләре пыяла аша бик ачык күренә. Моны үзебез дә тикшереп карадык.

- Щит ачкычын теләсә кем кулына ышанып тапшырып та булмый. Домофон булса да подъездга кем кермәс, счетчикны урлап чыксалар, күпме зыян киләчәк, - ди Людмила ханым.

Ххх

Ә менә "СтройГрад" төзүчеләре Чапаев урамындагы 3нче йорт һәм Тирсәдә Үзәк урамдагы 167а йортның түбәләрен ябуны төгәлләгәннәр инде.

- Көннәр матур, төзүчеләребез алны-ялны белми эшлиләр. Түбә ябуны бик кызу тоттык. Тиздән Красный борда Төзүчеләр урамындагы 1нче йортны төзекләндерүгә керешәбез, - ди "СтройГрад" ширкәте директоры урынбасары Марсель Ситдыйков.

Тирсәлеләр төзүчеләр эшеннән бик канәгать.

- Район һәм авыл җитәкчелегенең 45 еллап элек сафка баскан йортыбызга игътибар бирүенә ничек сөенмисең инде?! Ике-өч ел элек подъезд ишекләрен һәм тәрәзәләрен алыштырдылар, стеналарны буядылар. Быел менә чират түбәгә җитте. Алайса, күрше подъезддагыларга түбәдән су үтә башлаган иде бит. Төзүчеләргә дә тел-теш тидерерлек түгел. Ун көн эчендә түбәне тулысынча яңарттылар, артларыннан бөтен чүпне җыеп, җыештырып киттеләр, - дип рәхмәтләр укыды Фаягөл апа Каерова.

Менә шулай, һәркем төзүчеләр эшеннән канәгать булсын иде. Ә моның өчен төзүчеләргә эшләрен намус кушканча сыйфатлы итеп башкарырга гына кирәк.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Белешмә.

Быел Әгерҗедә Гагарин урамы 5, 7, 8, 12нче, II Гагарин тыкрыгы 1нче, Вокзальная 1нче, Комсомольская 2нче, Чапаев 3нче йортлар, Красный борда Төзүчеләр урамындагы 1нче һәм Тирсәдә үзәк урамдагы 167а йорт капиталь төзекләндерү программасына кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев