Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында үлүчеләр дүрт тапкыр күбрәк

    Январь аенда Әгерҗе районында 16 сабый дөньяга килгән. Ә үлүчеләр дүрт тапкыр (!) күбрәк. Яңа елның беренче аенда 61 кеше вафат булган. Мондый хәлнең соңгы елларда бөтенләй күзәтелгәне булмаган. Чагыштыру өчен: 2016 елның январь аенда туучылар - 31, үлүчеләр 47 булган. 2015 елда 33 сабый туган, 39 кеше вафат булган....

    Январь аенда Әгерҗе районында 16 сабый дөньяга килгән. Ә үлүчеләр дүрт тапкыр (!) күбрәк. Яңа елның беренче аенда 61 кеше вафат булган. Мондый хәлнең соңгы елларда бөтенләй күзәтелгәне булмаган.

    Чагыштыру өчен:

    2016 елның январь аенда туучылар - 31, үлүчеләр 47 булган.

    2015 елда 33 сабый туган, 39 кеше вафат булган.

    2014 елда 49 гаиләдә бәби тууын бәйрәм иткәннәр, 57 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан.

    2017 елның беренче аенда алты пар кавышкан, сигез гаилә таркалган.

    Январь аенда яңа туган сабыйларга Зилә, Эмелия, Ясмин, Сабрина, Асаль, Владислава, София, Нурлат, Максим, Артем, Дамир исемнәре кушылган.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: