Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында үлүчеләр күбрәк

    ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча сентябрь аенда Әгерҗе районында 29 сабый - 15 малай, 14 кыз дөньяга килгән. 31 кеше - 14 ир-ат, 17 хатын-кыз вафат булган. 20 пар никахын рәсмиләштергән, 11 пар аерылышкан. 2017 елның 9 аенда барлыгы 244 бала дөньяга аваз салган. Шуның 119ы - малай, 125е -...

    ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча сентябрь аенда Әгерҗе районында 29 сабый - 15 малай, 14 кыз дөньяга килгән. 31 кеше - 14 ир-ат, 17 хатын-кыз вафат булган. 20 пар никахын рәсмиләштергән, 11 пар аерылышкан.

    2017 елның 9 аенда барлыгы 244 бала дөньяга аваз салган. Шуның 119ы - малай, 125е - кыз. 371 кеше - 189 ир-ат, 182 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. 124 пар өйләнешкән, 110 пар аерылышкан.

    Ххх

    Быел 76 гаиләдә беренче балалары туу шатлыгын бәйрәм иткәннәр. 98 гаиләдә - икенче, 44 гаиләдә - өченче, 26 гаиләдә дүртенче һәм аннан күбрәк балалар туган.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: