Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында мәгариф системасы оешуның туксан еллык юбилеен нинди яңалыклар белән каршы алалар

    Бүген көндезге сәгать бердә Мәдәният сараенда Әгерҗе районы мәгариф системасы оешуга 90 ел тулуга багышланган тантана узачак. Әлеге бәйрәмгә кемнәр чакырулы? Тантана кысаларында нинди чаралар оештыру планлаштырыла? Бу хакта район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә САФИУЛЛИНА сөйли: - Беренчедән, шуны сөенеп хәбәр итим әле: "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" республика җурналларының октябрь...

    Бүген көндезге сәгать бердә Мәдәният сараенда Әгерҗе районы мәгариф системасы оешуга 90 ел тулуга багышланган тантана узачак.

    Әлеге бәйрәмгә кемнәр чакырулы? Тантана кысаларында нинди чаралар оештыру планлаштырыла? Бу хакта район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә САФИУЛЛИНА сөйли:

    - Беренчедән, шуны сөенеп хәбәр итим әле: "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" республика җурналларының октябрь саннарының күп өлеше безнең районның мәгариф тормышын чагылдырса, шушы көннәрдә мәгариф системасының 90 еллык тарихын үз эченә алган "Мәгариф тарихы. Чишмә башы" дигән яңа китап дөнья күрде. Райондагы беренче мәктәпләрдән, тәүге мөгаллимнәрдән алып бүгенге көнгә кадәр чорны үз эченә алган тарихи елъязманы бәйрәм көнне һәр мәктәпкә тантаналы шартларда тапшырачакбыз.

    Мәгариф идарәсе бинасында 90 еллык тарихны үз эченә алган "Мәгариф системасы - фотоларда" күргәзмәсен оештырдык. Бу эш әле дә дәвам итә. Аларда да - безнең тарих. Форсаттан файдаланып, күргәзмәне әзерләүгә матди ярдәм күрсәткән төзелеш оешмалары җитәкчеләре Али Ибраһимов, Тигран Агаджанян, Илнур Мифтахиевка, Иж-Бубыйда туып-үскән Казан эшмәкәре Искәндәр Җиһангәрәевка зур рәхмәт.

    Бәйрәмнең тантаналы өлеше район Мәдәният сараенда уза. Чара башланганчы, тамашачыларга мәктәпләр тарафыннан төшерелгән кинофильм тәкъдим ителәчәк. Аларда һәр мәктәп узган данлы юл сурәтләнә. Кинофильм геройлары - ветеран педагоглар, бүгенге мөгаллимнәр. Мәктәпләрнең юбилей уңаенннан әзерләгән тәбрикләвен дә әлеге фильм барышында ишетергә мөмкин булачак.

    Тантананың төп кунаклары - район мәгариф системасында озак еллар эшләгән методистлар, мәгариф бүлеге җитәкчеләре, ветеран педагоглар, мөгаллимнәр. Шулай ук педагогик династияләр дә игътибар үзәгендә булачак. Татарстан, күрше Удмуртия, Мари иле Мәгариф министрлыклары вәкилләре, район җитәкчелеге аларга иң изге теләкләрен җиткерәчәк.

    Бәйрәм сценарие, концерт номерлары - барысы да мөгаллимнәр тарафыннан әзерләнде. Тантанада бүләкләүләр дә күп булачак.

    Олы тантанага әзерлекне бер ел элек башлаган идек инде. Юбилей уңаеннан һәр мәктәптә, мәгариф учреждениесендә чаралар узды. Юбилейлар елы әлеге тантана белән генә тәмамланмый. Быел Девәтернә мәктәбенә нигез салынуга - 100 ел, Исәнбайныкына 120 ел була. Алдагы елда 2нче шәһәр мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.

    Һәр бәйрәмне уздыру рухи һәм физик көч, матди чыгым таләп итә. Бу яклап үз өлешен кертүче һәркемгә зур рәхмәт. Бәйрәмдә очрашканга кадәр!

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Автор фотосы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: