Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында югары уңышка өмет бармы?

Быел мул уңыш алу өчен һәр гектарга кимендә 5,5 мең сум акча кертергә кирәк. Ә безнең авыл хуҗалыгы предприятеләренең 2,9 мең сум чыгым тотарга гына мөмкинлекләре бар. Язгы чәчү эшләре мондый киеренке шартларда ничек узачак? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс ГАТАУЛЛИН бу турыда менә ниләр сөйләде. -...

Быел мул уңыш алу өчен һәр гектарга кимендә 5,5 мең сум акча кертергә кирәк. Ә безнең авыл хуҗалыгы предприятеләренең 2,9 мең сум чыгым тотарга гына мөмкинлекләре бар.

Язгы чәчү эшләре мондый киеренке шартларда ничек узачак? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс ГАТАУЛЛИН бу турыда менә ниләр сөйләде.

- Сөйли башлаганчы, шунысын ассызыклыйм: язгы чәчүне башкарып чыгу өчен чәчүлек орлык, ягулык-майлау материаллары, орлыкны агулау чаралары, техниканы ремонтлау өчен запас частьләр, ашлама һәм, әлбәттә, кадрлар кирәк. Менә шуларның һәркайсын күз уңыннан уздырыйк әле.

ЧӘЧҮЛЕК ОРЛЫК. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен узган ел амбарларга 50447 центнер чәчүлек орлык салынган иде. Тик чыгышы түбән булу сәбәпле, 5377 центнерын алыштырырга кирәк. "Татарстанның элиталы орлыклары" берлеге белән берәр мең центнер арпа һәм бодай алу турында килешү бар. Сүз уңаеннан: элиталы орлык алганда Хөкүмәттән субсидия каралган. Шулай ук бәрәңге, яшелчә үстерүчеләргә дә субсидия биреләчәк.

ЯГУЛЫК-МАЙЛАУ МАТЕРИАЛЛАРЫ - иң кыйммәтле чыгымнарның берсе. Безнең районга килосы 29 сум белән 13500 центнер ГСМ бүленде инде. Бу язгы кыр эшләрен башкарып чыгарга җитәргә тиеш.

ТЕХНИКА һәм аларга ЗАПАС ЧАСТЬЛӘР. Хәзерге вакытта тагылма агрегатларны һәм үзебездә чыгарылган тракторларны ремонтлау эшләре бара. Аларга запас частьләрне үзебездә ясап ремонтлау мөмкинлеге дә бар. Ә менә чит илдән кайтартылган техника белән хәл авыррак. Чөнки доллар күтәрелү сәбәпле, аларга запчастьләр бәясе күпкә артты. Шуңа быел егәрлекле чит ил тракторларының кырга чыгуы да икеле. Бу - республика күләмендәге катлаулы проблема. Шуңа берәр чишелеше булыр дип өметләнәбез.

Гомумән, "Агро-Кама" ширкәтендә 2007 елдан бирле машина-трактор паркы яңартылмый, яңа техника сатып алынмый. Ә элеккеләр инде искерә. Шуңа якын киләчәктә әлеге проблеманы чишү юлларын да эзләргә кирәк.

АШЛАМА да - иң күп акча таләп ителүче чыгымнар исемлегендә. Бүгенге көндә 11400 центнер ашлама кайтартылды. Бу - 1 гектарга 11 кило тәэсирле матдә тия дигән сүз. Тик бу нормадан бик күпкә кимрәк. Хөкүмәттән үсемлекчелекне үстерү өчен тагын 24 миллион сум субсидия биреләчәк. Әлеге акчалар да ашлама алуга тотылачак. Алай да бер гектарга 29 кило гына килеп чыга. Калганын хуҗалыкларның үзләренә алырга кирәк. Ә тиешле дәрәҗәдә ашламаганда безнең як туфрагыннан мул уңыш алырга өметләнү - буш хыял ул.

Ашламага субсидия район статистика бүлегенә отчетларын вакытында һәм төгәл итеп тапшырып баручы 26 фермер хуҗалыгына да биреләчәк.

КАДРЛАР. Бүгенге көндә "Агро-Кама" ширкәтен агрономия кадрлары белән тәэмин итү бара. Әле шушы араларда гына ширкәтнең баш агрономы итеп Удмуртиядән Рифат Дюкин, II участокка агроном итеп Кырындыдан Рушан Садыйков билгеләнде. Механизаторлар да җитми. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен вакытлы эшчеләрне, бюджет хезмәткәрләрен җәлеп итми булмас.

ЙОМГАКЛАУ СҮЗЕ. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен хуҗалыкларның үзләренең дә 53 миллион сум акчасы булырга тиеш. Моның бер өлеше (13 миллион сум) сөткә субсидия буларак кайтачак. "Ак Барс" холдинг компаниясе ярдәменә дә өмет зур. Ничек кенә булмасын, бер генә гектар да буш калырга тиеш түгел. Татарстан Хөкүмәтендә язгы кыр эшләренә багышланган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та моңа аеруча зур басым ясады.

Белешмә:

Районда язын чәчеләсе мәйданнар 29585 гектар тәшкил итә.

Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 144 млн 224 мең сум акча кирәк. Шуның 34 млн 770 мең сумы - чәчүлек орлыкка, 32 млн 850 мең сумы - ягулык-майлау материалларына, 16 млн 400 мең сумы - запас частьләргә, 7 млн 914 мең сумы - орлык агулауга, 52 млн 291 мең сумы - ашламага. Шушы акчаларның 91,5 млн сумы кредит буларак алынды, 53 млн сумы - хуҗалыкларның үз акчалары.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев