Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районының ике авылында карантин игълан ителде

    Әгерҗе районында котыру чире буенча карантин игълан ителде. Иске Чекалдада яшәүче ханымны төлке тешләгән. Ә Кадыбашта бер ханымга кыргый эт һөҗүм иткән. Ике очракта да хайваннарның котыру чирле булганлыклары расланган. ТЫЕЛА Әлеге авыллар территорияләрендә йорт хайваннарын сату, аларны читкә алып чыгу, кыргый хайваннарны аулау тыела. Шулай ук котыру чире белән...

    Әгерҗе районында котыру чире буенча карантин игълан ителде. Иске Чекалдада яшәүче ханымны төлке тешләгән. Ә Кадыбашта бер ханымга кыргый эт һөҗүм иткән. Ике очракта да хайваннарның котыру чирле булганлыклары расланган.

    ТЫЕЛА

    Әлеге авыллар территорияләрендә йорт хайваннарын сату, аларны читкә алып чыгу, кыргый хайваннарны аулау тыела. Шулай ук котыру чире белән авырган, шикле булган хайваннарны иткә суярга ярамый. Авыру терлекләрнең сөтен сату, аны ризык әзерләү һәм башка хайваннарга эчертү өчен файдалану рөхсәт ителми. Сәламәт терлекнең сөтен шушы ук максатларда файдаланганда да пастеризацияләргә кирәк.

    Клиник яктан сәламәт хайваннарның йонын һәм тиресен тиешле тәртиптә дезинфекцияләмичә әлеге авыллардан читкә чыгару тыела.

    Карантин игълан ителгән территорияләрдә әлеге афәтне бетерү буенча ветеринария берләшмәсе тарафыннан чаралар планы эшләнде. Алар тормышка ашырылып, соңгы авыру очрагы ачыкланганнан соң ике ай үткәч, карантин бетерелә.

    НЕРВ СИСТЕМАСЫНА ЗЫЯН КИТЕРӘ

    Котыру чире үзәк нерв системасына зыян китерә. Аны дәвалау чарасы юк. Авыру үлем белән тәмамлана.

    Әлеге вирусны йөртүчеләр - төлке, бүре, ярканатлар һ.б.лар. Вирус хайванның селәгәендә була. Кешегә авыру хайван тешләгән чакта, селәгәй аркылы йога.

    Вирус хайванның селәгәендә авыру билгеләре күренә башларга 7-10 көн кала ук барлыкка килә. Шуңа кешенең әлеге чирне тышкы яктан сәламәт булып күренгән хайваннан да йоктыруы ихтимал.

    Вирус үлгән хайваннарда да саклана, шуңа күрә йорт хайваннарын үләксә янына җибәрмәскә кирәк.

    Авыру хайванга түбәндәге билгеләр хас: йоны тузган, селәгәе ага, койрыгы кысылган. Алар, курку хисен югалтып, кешеләргә һөҗүм итәләр.

    ПРОФИЛАКТИКА

    Йорт хайваннарына прививка ясату мөһим. Кыргый хайваннарны кулдан ашату, сыйпау тыела. Алар тешләгән йә тырнаган очракта шунда ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Райондагы барлык ветеринар участокларында да котыру чиренә каршы вакцина бар. Йорт хайваннарын прививкага алып килүегезне үтенәбез. Белешмәләр өчен телефон: 24642.

    Белешмә:

    Әгерҗе районында котыру чирен кисәтү максатыннан 1 октябрьгә 12803 баш мөгезле эре терлеккә, 2974 мөгезле вак терлеккә, 1553 эткә, 1702 песигә прививка ясалды.

    Элина МИХАЙЛОВА,

    табиб-эпизоотолог.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: