Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районының йомгаклау сессиясендә Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашты

Әгерҗе муниципаль район Советының XXV утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнаштылар. БУРЫЧЛАР ҮТӘЛДЕ Районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше, уңышлары һәм проблемалары, 2018 елга бурычлар турында район башлыгы Валерий Макаров сөйләде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәтебез ярдәме һәм уртак тырышлык белән без 2017 елны...

Әгерҗе муниципаль район Советының XXV утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнаштылар.

БУРЫЧЛАР ҮТӘЛДЕ

Районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше, уңышлары һәм проблемалары, 2018 елга бурычлар турында район башлыгы Валерий Макаров сөйләде.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәтебез ярдәме һәм уртак тырышлык белән без 2017 елны лаеклы тәмамлый алдык. Район халкы алдында торган барлык социаль бурычлар да үтәлде. Моңа районыбызда яшәүче һәркемнең өлеше кергән. Шуңа күрә хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - дип билгеләп үтте Валерий Владимирович үз чыгышында.

Район җитәкчесе 2018 елда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, куллану, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм күрсәтү өлкәләре алдында торган бурычларга да тукталды.

  • Район икътисадын үстерү турыдан-туры яңа предприятиеләр үсешенә бәйле. Бу яклап Әгерҗе ит комбинатын аерым билгеләп үтү урынлы булыр. Агымдагы елда әлеге предприятие керү уңаен яңартырга һәм яңа әзер продукция складын кулланылышка тапшырырга җыена. Бу товар әйләнешен тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Валерий Макаров.

Утырышта катнашучылар Әгерҗенең аскы өлешендә бакча-мәктәп төзү буенча сөйләшүләр алып барылуы хакындагы хәбәрне дә алкышлап кабул иттеләр.

  • 540 укучыга һәм 80 сабыйга исәпләнгән әлеге бинаны сафка бастыру белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге күп кенә проблемаларны чишәргә ярдәм итәр иде, - диде район башлыгы.
  • 2018 ел районыбызда вакыйгаларга бай булачак. Без быел Әгерҗе шәһәренең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Тиздән ТАССРның 100 еллык юбилее җитә. Әлеге истәлекле даталарны да матур уңышлар белән каршы алырбыз дип ышанам, - дип йомгаклады Валерий Владимирович үз чыгышын.

ХЕЗМӘТЛӘРЕ МАКТАУГА ЛАЕК

Бүген тимер юл предприятиеләрендә өч меңгә якын әгерҗеле хезмәт куя. Аларның уңышлары, алда торган бурычлар турында Горький тимер юлының Ижау төбәге буенча баш инженер урынбасары Виктор Мирошниченко сөйләде.

  • Тимер юл предприятеләрендә хезмәт куючыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә без хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ирештек. Ә бу хезмәт хакы үсүгә турыдан-туры йогынты ясады. 2017 елда уртача хезмәт хакы 40339 сум тәшкил итте.

Күрсәткечләрне яхшыртуда поездлар йөрешенең иминлеген тәэмин итү зур роль уйный. Бу яклап Әгерҗе сервис локомотив депосы ремонтчыларының эше мактауга лаек, - дип билгеләп үтте Виктор Сергеевич.

ҮЗАРА САЛЫМ ПРОГРАММАСЫНА РӘХМӘТ

Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов авыл җирлекләре эшчәнлеге белән таныштырды.

  • 21 авыл җирлеге 71 торак пунктны берләштерә. Аларда яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуда республика программаларының ярдәме бик зур. Үзара салым программасы да бик күп проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Шуңа күрә без әлеге программага аеруча рәхмәтле, - диде Раиф Ваһапов.

Ул авылларда суүткәргеч торбаларның тузган булуы, шулай ук күп кенә авыл җирлекләренең үз техникасы булмау сәбәпле, кышкы чорда кар чистарту буенча проблемалар килеп чыгуы турында да бәян итте.

АҢЛАШЫП ЭШЛӘҮ МӨҺИМ

  • Социаль-икътисади күрсәткечләр буенча Әгерҗе районы, 2016 ел белән чагыштырганда, позициясен бер баскычка яхшырткан. Әмма бу гына аз. Һәр өлкәне аерым анализлап, күрсәткечләрне яхшырту буенча эшләргә кирәк, - диде Васыйл Шәйхразиев.

Ул, иң беренче чиратта, демографияне яхшырту мәсьәләләренә тукталды.

  • Яшьләр гаилә корсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә яшь гаиләләр санын арттыру мөһим. Бу яклап быелдан яшь гаиләләргә төрле матди ярдәм күрсәтелә башлавы моңа уңай йогынты ясар дип уйлыйбыз, - диде Премьер-министр урынбасары.

Ул шулай ук сәламәтлекне саклау буенча Әгерҗе районының рейтингта түбән баскычларда торуын билгеләп үтте һәм әлеге өлкәдәге проблемаларны аерым анализлау бурычын куйды.

  • Эшләнгәннәр дә күп, бурычлар да җитәрлек. Үзара аңлашу булганда аларны үтәү авыр булмас дип уйлыйм. Шуны онытмагыз: районның уңышы һәркемгә, аның үз бурычларына ничек каравына турыдан-туры бәйле, - диде Васыйл Шәйхразиев.
  • Татарстан башкаласыннан иң ерак урнашкан районнарның берсе булса да, Әгерҗе тулы канлы тормыш белән яши. Монда, әлбәттә, социаль программаларның да йогынтысы бик зур. Шулай ук әгерҗелеләрнең бердәм команда булып эшләүләре дә игътибарга лаек. Мин аларның алда торган бурычларны да бердәм булып чишәчәкләренә ышанам, - диде Альберт Хәбибуллин.

Ххх

Сессия тәмамлангач, Казан кунаклары район Мәдәният сарае фойесында әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. Әгерҗе ит комбинаты, "Нәүрүз" ширкәте, "Икмәк-азык комбинаты" кебек эре предприятиеләр белән беррәттән, Кырындыдан Фирая-Альфред Солтановлар бытбылдык йомыркалары һәм башка кошчылык продукциясе, Кичкетаңнан Гончаровлар бал һәм кортчылык ризыклары, Тирсәдән Равил Харисов сөт эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. "Кичке Таң" заказнигы әзерләгән күргәзмәне, шәхси эшмәкәр Ленар Хамитов предприятиесе ясаган мебельне дә зур кызыксыну белән карадылар җитәкчеләр һәм күргәзмәне әзерләүдә катнашкан һәр райондашыбызга олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев