Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында “акыллы“ счетчиклар урнаштырыла

Программа – гамәлдә

Әгерҗе районында икенче ел Татарстандагы “пилот“ программа нигезендә шәхси йортларга электр энергиясен исәпкә алучы “акыллы“ счетчиклар куела. 

Узган ел подстанцияләрдә, Әгерҗедәге Кече Амур, Киров, Ленин, Казанская урамнарындагы, өлешчә шәһәр үзәгендәге шәхси йортларга һәм оешмаларга 1300 исәпләү приборы урнаштырылса, быел эш авылларда дәвам итә. Подрядчы оешма тарафыннан апрель–август айларында барлыгы 1195 исәпләү приборы куелырга тиеш. Бүгенге көнгә Иске Эсләк, Девятерня, Кадыбаш, Исәнбай авылларында әлеге эш башкарылган инде. Хәзер электриклар алдында Красный бор, Тукай, Уразай, Иж-Бубыйдагы шәхси секторларда һәм юридик затларның 2020 елда тикшерү сроклары чыга торган исәпләү приборларын алыштыру бурычы тора. 

Әлеге счетчикларның өстенлеге нәрсәдә соң? Бу турыда район электр челтәре җитәкчесе Айрат ГЫЙЛЬМАНОВ сөйли:

–    Иң беренче шуны әйтергә кирәк, исәпкә алу приборлары кулланучыларга бушлай куела. Приборларны төзекләндерү һәм алыштыруны да электр челтәре предприятиесе үз өстенә ала. Әлеге заманча счетчиклар урнаштырылу электр челтәренең торышын контрольдә тотарга, аварияләр һәм электр энергиясенең сыйфаты турында тиз арада мәгълүмат алырга ярдәм итә. Мәсәлән, әгәр теге яки бу сәбәп белән авария килеп чыккан икән, прибор бу хакта сигнал бирә. Шул рәвешле килеп чыккан җитешсезлекләр вакытында ачыклана һәм төзәтелә.    

Шәхси исәпкә алу приборлары өй янындагы иң якын баганага куела. Яңа приборлар урнаштырылганда өйгә кадәр сузылган үткәргечләр изоляцияләнгән чыбыкка алыштырыла. Бу электр энергиясенең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттырырга ярдәм итә, электр тогыннан зарарланудан саклый. “Акыллы“ счетчиклар һава торышының теләсә нинди шартларында да төзеклеген саклаучы махсус ясалган щитларга урнаштырыла. Әлеге система токның читкә китмәвен контрольдә тота һәм куркыныч хәлләр килеп чыкканда электр белән тәэмин итүне туктата. 

“Акыллы“ счетчиклар  электр челтәре оешмасы һәм кулланучы арасындагы мөнәсәбәтләрне дә җайга сала. Түләүләрне билгеләү аңлаешлы һәм “үтә күренмәле“ була. Моның өчен кулланучыга ай саен счетчик күрсәткечләрен хәбәр итәргә кирәкми. Ул автомат рәвештә район электр челтәренең төп офисына килә. Түләргә тиешле сумма квитанция почта аша абонентка җибәрелә. 

Счетчик мәгълүматлары белән танышып барырга теләге булган кулланучылар аны http://gridcom-rt.ru сайтындагы шәхси кабинет аша күзәтеп бара алалар. Бар мәгълүмат та“Точки учета“ бүлегендә ачык күренә. 

Әгәр электриклар сезнең авылга килеп җитмәгәннәр икән, борчылырга кирәкми. Әлеге программа 2021 елга кадәр гамәлдә. Шулай булгач, “акыллы“ счетчиклар барлык шәхси йортларга да килеп җитәчәк. 

Бу көннәрдә электриклар Исәнбайда эшләделәр. Баганалар алыштырылды, щитларга “акыллы“ счетчиклар куелды. 

–    Барлык монтажлау эшләре башкарылганнан соң электриклар биргән исәпкә алу приборын алыштыру турындагы актны имзаладым. Алар счетчик белән ничек эш итү кагыйдәләрен аңлаттылар. Иң мөһиме, исәп-хисап эшләрен хәзер үзебезгә алып барырга кирәк түгел. Счетчик сафтан чыккан очракта да аны көйләтү яки алыштыру да кирәк булмаячак, – ди ветеран педагог Фәтхия Зарипова. 

Белешмә:
Электр энергиясе белән тәэмин итү, исәпләү приборлары кую буенча сорауларыгыз булса, район электр челтәре белгечләренә 22454, 21861, 22571 телефоннарына яки ТР буенча “Челтәрле компания“ җәмгыятенең 88002000878 ышаныч телефонына шалтырата аласыз. 

М.Ягъфәрова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев