Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында чистарыну икеайлыгына старт бирелде

Саклану чаралары турында онытмагыз

1 апрельдән республикада шул исәптән безнең Әгерҗе районында да санитар-экологик икеайлыкка старт бирелде. Ул 31 майга кадәр дәвам итә.

Моңа кагылышлы күрсәтмәләр һәм карарлар район башкарма комитеты һәм “Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комитеты сайтларында урын алган.

Шунда ук кайсы территорияләрнең нинди оешмаларга беркетелүен дә ачыкларга мөмкин.

  • Коронавируска каршы көрәш кысаларында махсус режим игълан ителү сәбәпле, без әлегә икеайлыкка актив рәвештә кушылырга өнди алмыйбыз. Әмма тиешле саклык чараларын күрелгән хәлдә өмәләргә чыгу тыелмый, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев. – Перчатка, маска кию, метр ярым ара калдырып эшләү кебек гади генә кагыйдәләрне үтәү һәркайсыбызның көченнән килә.    

Шәхси йортларда яшәүчеләр арасында узган ялларда ук кулларына тырма, себерке тотучылар күренде инде. Бу ялларда да синоптиклар җылы һава торышы вәгъдә итә. Димәк, чистарту эшенә тагын да күбрәк райондашыбыз кушыла алачак. Аларга үтенеч бер генә – саклык чаралары турында онытмагыз.

 

Фото редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев