Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында кырык тугыз сайлау участогы үз ишекләрен ачты

Бүген Татарстанда Бердәм сайлау көне уза. Республикада яшәүчеләр алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлыйлар.

Иртәнге сәгать җидедә Әгерҗе районындагы 49 сайлау участогы үз ишекләрен ачты.

Район сайлау участокларында иң беренче үз тавышларын бирүчеләргә сайлау комиссиясе рәисләре тантаналы төстә истәлек бүләкләре тапшырдылар. 3нче мәктәптә урнашкан 468нче сайлау участогына иң беренче булып Тәлгать ага Гомәров килде. 72 яшьлек ветеран тимерьюлчы һәр сайлауда актив катнаша.

  • Мин Әгерҗедә соңгы елларда иң матур микрорайон булып калкып чыккан Октябрьская урамында яшим. Йортлар матур, юллар яхшы, урамнар якты. Без – өлкәннәргә тагын ни кирәк?! Шәһәребезнең елдан-ел төзекләнүенә бик сөенәм, шуңа күрә сайлауларда да бик теләп катнашам, – диде Тәлгать абый.  

Шушы ук сайлау участогында беренчеләрдән булып тавыш биргән Люция Короткова  районда үсеп килүче буын өчен дә шартлар зур булуын әйтте.

  • Ирем белән яшәү өчен Әгерҗене сайлавыбызга һич тә үкенмибез. Тату гаиләбездә өч бала тәрбиялибез. Алар төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнәләр. Ул-кызларыбызга да сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр артканнан-арта бара, – диде Люция.

Сайлау участокларында тавыш бирүчеләр өчен милли ризыкларыбыз белән чәй эчү мөмкинлеге тудырылган. Алар лотерея уенында катнаша ала. Отучылар “Олимп“ спорт комплексы, Боз сарае, район тарихы музее, “Авангард“ кинотетрына бушлай баралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев