Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында сайлаулар ничек узачак

Тавыш бирү өч көн – 17,18 һәм 19 сентябрьдә 8.00-20.00 сәгатьләрдә узачак

19 сентябрь – сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне.

Тавыш бирү өч көн – 17,18 һәм 19 сентябрьдә 8.00-20.00 сәгатьләрдә узачак. Сайлау участогында сайлаучы ике бюллетень ала. Берсе – бердәм федераль сайлау округы буенча. Анда 14 партиянең берсе өчен тавыш бирергә кирәк. Икенчесе – 29нчы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округы буенча. Анысында теркәлгән 8 кандидатның берсен сайлау мөһим.

Әгәр сайлаучы сәламәтлеге, инвалидлыгы буенча, тәрбиягә мохтаҗ булган затларны карауга бәйле рәвештә һәм башка җитди сәбәпләр аркасында үз сайлау участогына килә алмый икән, өйдә тавыш бирә ала. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә һәм өйдә тавыш бирү сәбәбе турында хәбәр итәргә кирәк. Сайлаучы участок сайлау комиссиясенә мөстәкыйль рәвештә дә мөрәҗәгать итә ала, шулай ук туганнары, күршеләре яки социаль хезмәткәр ярдәменнән дә файдаланырга мөмкин. Участок сайлау комиссиясе мондый гаризаларны 19 сентябрьдә 14 сәгатькә кадәр кабул итә.

Булу урыны буенча тавыш бирү турында гариза биргән сайлаучылар “мобиль сайлаучы“ механизмы ярдәмендә өч көннең берсендә теркәлгән урын буенча түгел, ул вакытта кайда булса, шунда сайлаучылар исемлегенә теркәлгән участокта тавыш бирергә хокуклы.  Сайлау участо гыгызның кайда урнашуын, үзегезнең сайлаучылар исемлегенә кертелгәнегезне белү өчен Россия һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссияләре сайтындагы «Үз сайлау участогыңны тап» һәм «Үзеңне сайлаучылар исемлегендә тап» дигән санлы сервислардан файдалана аласыз.

Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты, адреслары һәм телефоннары, шулай ук сайлау турында башка өстәмә мәгълүматны http://agryz. tatarstan.ru сайтында алырга мөмкин.

Сайлауларга кагылышлы барлык сорауларны 22955, 21561, 22705 телефоннары буенча да бирә аласыз. 

Лилия ШӘРИПОВА, территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X