Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында сайлаулар ничек узды

Кичә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды. Республикада яшәүчеләр алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайладылар.

Әгерҗе районында сайлаулар ничек узды?

Район сайлау участокларында иң беренче үз тавышларын бирүчеләргә сайлау комиссиясе рәисләре тантаналы төстә истәлек бүләкләре тапшырдылар. Сайлаучылар өчен милли ризыкларыбыз белән чәй эчү мөмкинлеге дә тудырылды. Участокларда лотерея уйнаттылар. Отучылар “Олимп“ спорт комплексы, Боз сарае, район тарихы музее, “Авангард“ кинотетрына бушлай бара алачаклар.

Әгерҗенең ике мәйданында – шәһәр үзәгендә һәм Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Анда авыл уңганнары ит, яшелчә, ашлык, сөт һәм сөт ризыклары, бал, агач үсентеләре белән сәүдә иттеләр.

Район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре участокларда гриппка каршы вакцинация дә ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев