Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында Соңгы кыңгырау чыңлады

Мәктәпләрдә тантаналы линейкалар узды

Традиция буенча, барлык белем бирү учреждениеләрендә бу көнне тантаналы линейкалар узды.

Шушы көннән башлап Әгерҗе районында 95 унберенче сыйныф укучысы (62 шәһәрдә, 33 авылда) һәм 340 тугызынчы сыйныф укучысы (229 шәһәрдә, 111 авылларда) олы тормышка аяк басачак.

Алар өчен соңгы кыңгырау - зур вакыйга. Бер үк вакытта дулкынландыргыч, шатлыклы һәм моңсу көн, чөнки мөһим вакыйгаларга, кыйммәтле ачышларга, күңелле һәм әһәмиятле мизгелләргә бай мәктәп тормышы артта калган. Киләчәк казанышларга һәм уңышларга беренче адым ясалган инде, алда - киләчәк һөнәри һәм тормыш юлын сайлау турында җитди, җаваплы карарлар кабул итү вакыты.

Районыбызның чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын бәйрәм белән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев котлады. Азат Рөстәмович барлык балаларга үз-үзләренә ышаныч, куелган максатларга ирешүләрен теләде. 

Балачак һәм мәктәп стеналары белән хушлашырга вакыт җитте. Әмма аңарчы кичәге укучыларга белем бирүнең иң катлаулы этапларының берсен - дәүләт имтиханнарын узарга туры киләчәк.

Без бу сынауны уңышлы башкарып чыгачагыгызга ышанабыз. Хәерле юл, чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең тормышыгыз матур һәм кызыклы булыр дип ышанабыз! Барысы да яхшы булсын!

Кадрларда: 2 нче мәктәптә бәйрәм чаралары. Күбрәк фотолар һәм видеолар шушы сылтама аша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев