Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында сугыш ветераннарына кәрәзле телефоннар тапшырыла

Бик тиз элемтәгә керергә мөмкин

“Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга мобиль ярдәм бригадалары“ Бөтенроссия проекты кысаларында Әгерҗе районында яшәүче алты сугыш ветеранына кәрәзле телефоннар тапшырыла.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев Әгерҗедә гомер кичерүче Шәүкәт ага Акбашевка кәрәзле телефон бүләк итте. 68 ел бергә гомер кичерүче Шәүкәт ага белән Назимә апага бәхетле гомер көзе теләде.

– Без – утны-суны кичкән ветераннарга тирән хөрмәт күрсәтүегез өчен нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Яшьлегебез авыр узса да, картлыгыбыз, шөкер, матур үтә. Парлашып, бик рәхәт яшибез, – диде Шәүкәт ага.

Яшьләр үзәге җитәкчесе Марсель Шахмин әлеге телефоннан кискен минутларда тиз генә махсус хезмәтләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре белән элемтәгә керергә мөмкин булганлыгын аңлатты.

– Яшьләр эшләре бүлеге каршында эшләп килүче “Җиңү волонтерлары“ әгъзалары сезгә һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер. Шушы телефоннан шалтыратсагыз, без булышырга киләчәкбез, – диде ул.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгында районыбыздагы барлык сугыш ветераннары да кәрәзле телефонлы булачак. Аларны якын көннәрдә ияләренә тапшыру каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев