Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе станциясе – йөкләрне Кытай һәм Азия илләренә чыгару буенча туплау үзәгенә әверелергә мөмкин

Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге төзү планлаштырыла

Бөтенроссия тимер юл транспорты фәнни-тикшеренү институты Әгерҗедә транспорт-логистика үзәген булдыру проектын тәкъдим итте. Район хакимияте бинасында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар САФИН катнашында узган киңәшмәнең көн тәртибенә дә нәкъ әлеге мәсьәлә куелган иде.   

Ленар Сафин Әгерҗе районына сәфәрен быел вак ташлы-комлы катнашма түшәлгән юлларны караудан башлады. Болар – шәһәрдәге Гайнуллин, Толстой, Крестьянская урамнары. 

Әгерҗегә керү уңаенда күпбалалы гаиләләргә участоклар бүленеп бирелгән яңа микрорайондагы Гайнуллин урамында министрны мастерлары Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендә “Брус” юл төзү предприятиесе эшчеләре каршы алды. Ленар Ринатович әңгәмә барышында аларны борчыган проблемалар белән дә кызыксынды. Сер түгел: юл төзүчеләр адресына әгерҗелеләрдән шелтәләү сүзләре ишетелгәне юк. 
–    Без намусыбыз кушканча эшлибез. Шуңа проблемалар да юк диярлек. Эш кенә булсын, – дигән теләкләрен җиткерделәр юл төзүчеләр.

Аннан министр “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында төзекләндерелүче К.Маркс урамы, 210 йорт ишегалдын карады. Биредә ул шушы  йортта яшәүчеләр белән аралашты, әлеге программа, аның нигезендә башкарылачак эшләр турында сөйләде. Бүгенге көнгә биредә балалар мәйданчыгы булдырылган, асфальт өслек салынган. Яңа эскәмияләр урнаштырасы, чүп савытлары куясы, яктыртасы бар әле. Тулаем алганда, йортта яшәүчеләр канәгать. Сорауларына җавап алганнан соң алар ишегалдындагы уңай үзгәрешләр өчен республика җитәкчелегенә, әлеге эшләрне башкаручыларга  рәхмәт сүзләре җиткерделәр. 

Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге булдыруга кагылышлы киңәшмә Икътисад министрлыгы, Икътисади һәм социаль тикшерүләр үзәге, ТР инвестицион үсеш агентлыгы һәм аның карамагындагы структуралар, тимер юл һәм транспорт оешмалары вәкилләре, район җитәкчелеге катнашында үтте. 

Ленар Сафин Татарстанда транспорт челтәрен үстерү, логистика үзәкләре булыруга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Ул Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге булдыру һәм анда инвесторлар җәлеп итү буенча юл картасы төзергә тәкъдим итте. 

Халыкара дәрәҗәдәге транспорт-логистика үзәге булдыру мәйданы итеп нигә нәкъ менә Әгерҗе карала соң? Бу, иң беренче чиратта, район аша тимер юл узу белән бәйле. Әгерҗе станциясе тәүлегенә 10 меңгә кадәр вагон кабул итә. Әгерҗенең М-7 федераль трассасына якын булуы да зур роль уйный. Көн саен аның буенча Ижау һәм Пермь юнәлешендә 9 меңнән артык йөк автомобиле һәм автопоезд хәрәкәт итә. 
Транспорт-логистика үзәген транспорт коридорлары кисешкән урында 100 гектар мәйданлы территориядә булдыру планлаштырыла. Төп игътибар йөкне тимер юл транспорты белән тизләтелгән режимда ташу технологияләрен үстерүгә биреләчәк.       

Бөтенроссия тимер юл транспорты фәнни-тикшеренү институты генераль директоры Михаил Мехедов билгеләп үткәнчә, яңа терминал – Әгерҗе станциясе – йөкләрне Кытай һәм Азия илләренә чыгару буенча туплау үзәгенә әверелергә мөмкин. 

Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге булдыру социаль-икътисади әһәмияткә ия. Бу, иң беренче чиратта, тимер юл һәм автомобиль транспортының үзара бәйләнеше. Ул, үз чиратында, район икътисадын үстерүгә, яңа предприятиеләр, өстәмә эш урыннары булдыруга, бюджетларга салым кертеме артуга йогынты ясаячак. Әлеге проектны тормышка ашыруның Татарстан икътисадына гына түгел, ә күрше төбәкләрнең икътисадына да тәэсире булачак. Моннан тыш, автомобиль юлларындагы хәрәкәтне киметәчәк, тирә-якка зарарлы матдәләрнең чыгышын кыскартачак. 

“Проектлар” җәмгыяте генераль директоры Айрат Гайфетдинов билгеләп үткәнчә, әлеге проект ТР инвестицион советында дәүләти-шәхси партнерлык кысаларында тәкъдим ителергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев