Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе укучыларын һәм укытучыларын 2016 елда нинди яңалыклар көтә?

    Мәгариф өлкәсен 2016 елда нинди яңалыклар көтә? Район мәктәпләре директорлары, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында узган киңәшмәдә сүз, нигездә, шул хакта барды. - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ел башында уздыра торган быелгы коллегия дә киләчәккә планнар төзү форматында үтте. Бу яңалыклар безгә дә кагыла, - дип башлады киңәшмәне...

    Мәгариф өлкәсен 2016 елда нинди яңалыклар көтә? Район мәктәпләре директорлары, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында узган киңәшмәдә сүз, нигездә, шул хакта барды.

    - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ел башында уздыра торган быелгы коллегия дә киләчәккә планнар төзү форматында үтте. Бу яңалыклар безгә дә кагыла, - дип башлады киңәшмәне район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

    Агымдагы уку елында Кадыбаш, Салагыш, Тәбәрле кебек дәресләр татар телендә алып барылучы мәктәпләрнең 9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) татар телендә (бу рус теленә кагылмый) тапшыра алачак. Татар телендә контроль-үлчәү материаллары яңа елга кадәр үк махсус сайтта урын алган. Имтихан тапшыру пунктлары - Тирсә һәм 3нче мәктәпләр. Укучыларның имтихан тапшыруын видео режимында күзәтәчәкләр.

    Имтихан дигәннән, узган елның ноябрендә укытучылар арасында үз фәннәрен белү дәрәҗәсен ачыклау максатыннан диагностик тестлаштыру уздырылган иде.

    - Районыбызның татар һәм рус теле укытучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ә менә физика, математика, информатика, җәмгыять белеме укытучыларының белем бирү дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә кирәк әле, - дип ассызыклады Вәсилә Сафиуллина.

    Җитәкче кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә игътибарны көчәйтергә чакырды. Исегезгә төшерәбез: быел мәктәпне тәмамлаучы биш укучы педагогик уку йортына юллама нигезендә керә алачак. Аларга махсус стипендия түләнәчәк. Уку йортын тәмамлаганнан соң бу укучылар район мәктәпләренә кайтып кимендә биш ел эшләргә тиеш.

    - Бүген Салагыш, Кадрәк мәктәпләрендә педагогик кадрлар җитми. Гомумән, мәгариф өлкәсенә яшьләрне җәлеп итү буенча системалы эш алып барачакбыз, - диде Вәсилә Гарәфетдиновна.

    2015 елда уку-укыту процессына Сингапур алымын кертү проекты тәмамланды.

    - Хәзер инде әлеге алым буенча нәтиҗәләр көтәбез. Бу бигрәк тә өстенлекле (школа превосходства) мәктәпләргә кагыла. Бу яклап 3нче мәктәп яңа технологияләрне гамәлгә кертү үзәгенә әверелер һәм бу уңай нәтиҗәләр бирер дигән өметтә калабыз, - диде идарә начальнигы.

    Быелгы уку елында аеруча сәләтле укучыларны хөрмәтләү тантанасы уздыру да планлаштырыла.

    - Ә моның өчен укучылар төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашырга һәм призлы урыннар алырга тиеш. Балаларны олимпиадаларга башлангыч сыйныфлардан ук әзерләргә кирәк, - дигән бурыч куйды ул.

    Сүз уңаеннан: күптән түгел физкультура буенча уздырылган республика олимпиадасында Бима мәктәбеннән Роман Михайлов һәм Тирсәдән Илмир Латыйпов призлы урыннар яуладылар.

    Узган уку елында укучылар ГТО нормаларын тапшыру буенча беренче тапкыр сыналу узганнар иде.

    - Агымдагы уку елында бу яклап эшне тагын да көчәйтергә кирәк. Көмеш һәм алтын медальләр югары уку йортларына кергән чакта исәпкә алыначак, - диде Вәсилә Сафиуллина.

    2016 елда мөмкинлекләре чикләнгән балаларны яшьтәшләре белән белем алуга күчеш тә өстенлекле мәсьәләләр рәтендә булачак. Безнең районда мондый инклюзив белем бирү программасын 4нче мәктәп базасында гамәлгә ашыру күзаллана.

    - Ничек кенә булмасын, эшебезнең ахыргы нәтиҗәсен укучыларның йомгаклау аттестациясен ничек узулары билгели. Безнең бурыч - имтиханнарны йөз процент өлгереш белән тапшыруга ирешү. Бу бурычны ата-аналарга да аңлатырга һәм алар белән бергәләп эшләргә кирәк, - дип йомгаклады Вәсилә Сафиуллина үз чыгышын.

    Быел да имтиханнарга әзерлек буенча район күләмендә ата-аналар җыелышы уздыру планлаштырыла.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: