Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә 10 күпкатлы йорт ишегалды төзекләндереләчәк (ИСЕМЛЕК)

Ишегалларында эш башланды

“Безнең ишегалды” Президент программасы кысаларында быел Әгерҗедә 10 күпкатлы йорт ишегалды төзекләндереләчәк. 

–    Программага биш ел һәм аннан да элегрәк төзелгән йортларның һәм моңа кадәр ишегалды территорияләрен ремонтлау программаларына эләкмәгән ишегаллары кертелде, – ди район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, архитектура, шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Лилия Хаҗиева.  

Төзекләндерү эшләре башланганчы, эшче төркем быел әлеге программага кертелгән 17 күпкатлы йортта яшәүчеләр белән очрашып, территорияләрне үзгәртү буенча тәкъдимнәрне җыйды. 

–    Халык фикерен исәпкә алып төзелгән проектлар әзер, – ди җитәкче.

Бу көннәрдә Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендәге “Брус” юл төзүчеләре К.Маркс урамындагы 208, 210, 212нче йортлар ишегалларында эшлиләр. 

–    Безнең юл төзүчеләр әлегә ишегалларына тротуарлар салу, аларны асфальтлауга әзерлек эшләре алып баралар, бордюр ташлары урнаштыралар. Безнең алда барлык ун ишегалдында да әлеге эшләрне ноябрь аена кадәр башкарып чыгу бурычы тора, – ди Минсәет Минрахман улы. 

–    Проект нигезендә К.Маркс урамындагы 208, 210нчы йортларның берләштерелгән ишегалларында яңа тротуарлар, каты коммуналь калдыкларны җыю мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Шулай ук балаларга уен комплексы, аерым урында ком белән уйнау өчен мәйданчык, атынгычлар булачак. Халык үтенечен исәпкә алып, кер элү, келәмнәр чистарту өчен җайланмалар урнаштырылачак, – ди Лилия Хаҗиева. 

Проект буенча шулай ук аларны яктырту да каралган. 

Башка ишегаллары да, әнә шулай, халык фикерен исәпкә алып төзелгән проектлар нигезендә тәртипкә китереләчәк. Ун ишегалдында да капиталь төзекләндерү эшләрен Яңа елга кадәр тәмамлау күздә тотыла.  

Белешмә: 
2020 елда Әгерҗедә түбәндәге күпкатлы йортларның ишегаллары тәртипкә китереләчәк:
Ометов урамы, 2; 
Комсомольмкая урамы, 3; 
К.Маркс урамы, 208, 210; 
Ленин урамы, 19; 
Калинин урамы, 26а, 26б; 
Маяковский урамы,12, 14, 16, Гоголь урамы, 2, 4, Чайковский урамы,4, 6, Пушкин урамы, 7;  
К.Маркс урамы, 212; 
Заводская урамы, 37, 41; 
Гагарин урамы, 1, 3, 3а;
Лесопильная урамы, 4а, 6. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев