Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә 41 яшьлек хатын наркотикларның законсыз әйләнеше өчен хөкем ителде

Үз гаебен тулысынча таныган

Әгерҗе районы прокуратурасы Әгерҗе шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда (зур күләмдә наркотик чаралар сатып алу, саклауда) гаепле дип тапты.

Судта хөкем ителүченең 2020 елның 13 мартында Удмурт Республикасының Кече Пурга районында билгесез заттан массасы 1,22 грамм булган наркотик чара сатып алуы ачыкланган. Шул ук көнне Әгерҗегә кайткач, ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Наркотиклар законсыз әйләнештән алынган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясенә озатылып, 3 ел 6 айга ирекләреннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә Әгерҗе районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе О. Н. Шуста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев