Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә ачык һавада киносеанслар үткәрелә

Болар барысы да бушлай

Әгерҗенең «Орешник» паркында импровизацияләнгән кинотеатрда җәйге кичәләр күңелле уза — саф һава, яхшы фильмнар һәм күңелле компания. Иң мөһиме, болар барысы да бушлай! Ә йолдызлар кабына башлагач, чын романтика башлана. Ачык һавада кайчан һәм нинди фильмнар карарга мөмкин булачагы турында сөйлибез.

Әгерҗедә яшәүчеләрнең бу җәйдә «Орешник» паркында җәйге киносеанслар күңелләрендә озак сакланыр, мөгаен. Мәйданчыкта оештырылган җәйге ял атмосферасы шәһәрлеләрне тагын да күбрәк җәлеп итә.

Әйтик, 13 июльдә онлайн-кинотеатр 30дан артык тамашачыны җыйды, алар сеанс башлануын түземсезлек белән көттеләр. 21:00 сәгатьтә режиссер Антон Мегердичевның данлыклы "Движение вверх" дигән кинокартинасы старт алды.

Тамашачылар арасында яшүсмерләр, балалар белән гаиләләр күп иде, үзләренең энергиялелеге белән яшьләрдән бер дә калышмый торган өлкән буын кешеләре дә шактый булуы сөендерде.

"Ачык һавада кинотеатр — бу безнең барыбыз өчен дә күңелле яңалык. Түләүсез сеанс, уңайлы шартлар - бу бик шәп идея. Тамашачылар да бик канәгать. Ял көннәрендә тагын да күбрәк ажиотаж көтелә. Әгерҗелеләрнең ачык һавада фильмнар карау күңелләренә хуш килер дип ышанабыз. Ачык һавада киносеанслар - быелгы җәйне пандемия шартларында бизәү һәм аны якты хис-кичерешләр белән тулыландыру мөмкинлеге ул", - ди «Әгерҗекино» оешмасының директоры Евгений Мурзин.

Афишаны һәм яңалыкларны "Авангард кинотеатры" төркемендә күзәтеп барырга онытмагыз.

Килүчеләргә 1,5 метр дистанцияне сакларга, шулай ук битлекләр һәм перчаткалар кияргә киңәш итәләр. Сеанслар 21:00 сәгатьтә башлана.

12+

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/%D0%BF%D0%BE%D0%BF%D0%BA%D0%BE%D1%80%D0%BD-%D0%BA%D0%B8%D0%BD%D0%BE-%D0%B1%D0%B8%D0%BB%D0%B5%D1%82-%D1%84%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D0%BC-1433332/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев